Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 16 февраль 2015 яңалыклары

    • 16 февраль 2015 - 12:59
      Ике ай эчендә Кукмара урамнарыннан алты мең тоннага якын кар чыгарылган
      "Чиста шәһәр" оешмасы, гыйнвар аеннан башлап, Кукмара урамнарыннан 6 мең тоннага якын кар чыгарган. Юлларны, тротуарларны чистартуда һәм кар түгүдә өч КамАЗ автомобиле, ике төягеч, ике грейдер, өч Беларусь тракторы, берничә комбинацияле юл машинасы эшли. фото: http://betomet.ru/vyvoz-snega
      317
      0
      0
    • 16 февраль 2015 - 11:51
      Кукмаралыларны видеорежимда Сәрия Сабурская кабул итәчәк
      18 февральдә, сәгать 10.00да Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская "Скайп" программасы аша видеорежимда гражданнарны кабул итәчәк. Сәрия Сабурскаяга мөрәҗәгать итәргә теләүчеләр алдан 2-70-77 телефоны аша җәмәгать ярдәмчесе Альбина Мусинага шалтыратып хәбәрләрләшә алалар. фото: http://www.kzn.ru/news/47343-upolnomochennyj-po-pravam-cheloveka-v-rt-provedet-priem-grazhdan-po-skype-svyazi
      996
      0
      0
    • 16 февраль 2015 - 10:41
      Гашыйклар көнендә Кукмарада 7 пар язылышкан
      14 февраль - Гашыйклар көнендә Кукмара ЗАГСында 7 пар никахларын теркәгән. Яшь парларга саф мәхәббәт, тигез, матур тормыш телибез. фото: http://www.smolcity.ru/news/smolensk_news.php?ELEMENT_ID=347338
      258
      0
      0
    • 16 февраль 2015 - 09:51
      Лубянда Җиңүнең 70 еллыгына багышланган концерт узды (+фото)
      Кичәдә авыл үзешчәннәре, студентлар, укытучылар катнашты. Игътибар үзәгендә "Ностальгия" вокаль инструменталь ансамбле булды. Аларның башкарган җырлары күңелләргә үтеп кереп, йөрәкләрне тетрәндерде. Кичә эзлекле һәм матур оештырылган иде.
      299
      0
      0
    • 16 февраль 2015 - 07:42
      Адай клубында әфганчыларның очрашу кичәсе булды
      Зур Сәрдек җирлегенең Адай авылы клубында шушы җирлектән китеп, Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләргә эләккән егетләрнең очрашу кичәсе уздырылды. Җирлекнең барлык авылларында да чиратлап уза торган бу бәйрәм матур традициягә әверелде, егетләребез бу очрашуны ел саен көтеп алалар. Алдагы көнне Чишмәбаш бозында әфганчылар кубогына хоккей ярышлары уздырылган иде. Инде менә Адай сәхнәсендә...
      419
      0
      0
    • 16 февраль 2015 - 06:55
      Кукмаралылар Казанда узган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты
      Район кулланучылар җәмгыяте, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл җирлекләре, фермер һәм шәхси хуҗалыклар Казанда үткәрелгән ярминкәдә катнашып кайттылар. Шәһәр халкына авыл хуҗалыгы продукцияләре - ит, сөт, ярма, яшелчәләр тәкъдим ителде. Ярминкәдә иткә, борай ярмасына, бәрәңгегә, балга сорау аеруча зур булган. фото: http://minek-crimea.fx-studio.crimea.ua/news_content.php?cid=1213
      377
      0
      0
    • 16 февраль 2015 - 05:50
      Район җитәкчесе: шәхси хуҗалыклардан җыелган сөтнең һәр литрына бәя 18,50 сумнан да ким булмаска тиеш
      Район җитәкчесе Сергей Димитриев үткәргән дүшәмбе киңәшмәсендә әнә шундый таләп куелды. Шулай ук бәрәңге игүгә игътибарны арттыру, халыкны яхшы сортлы бәрәңге белән тәэмин итү, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә сөт, ит җитештерүне арттыру кирәклеге турында сөйләшенде. Бүген районыбыз узган елның шушы чорына караганда сөтне 22 тоннага күбрәк сата. фото: http://auto.pln24.ru/blogers/115941.html
      313
      0
      0
    • 16 февраль 2015 - 04:17
      Чишмәбашта әфганчылар истәлегенә хоккей ярышы узды (+фото)
      Чишмәбаш авылы шугалагында Әфган сугышында һәлак булганнар истәлегенә хоккей ярышы булып узды. 1 урынны - Чишмәбаш, 2 урынны - Купка, 3 урынны Камышлы командалары алды, дип хәбәр итте Захид Мөхәмәдҗанов.
      302
      0
      0
    Реклама