Кукмара 4нче урта мәктәбе чаңгы трассасында "Татарстан чаңгысы-2015" массакүләм чаңгы ярышлары узды. Бистәбездә, авылларда яшәүче спортчылар да мондый төр ярышлардан читтә калмадылар. Мәктәп укучыларыннан алып, муниципаль хезмәткәрләр, физик мөмкинлекләре чикле булучылар, җитәкче урыннарда эшләүчеләр, ветераннар да басты чаңгы юлына. Табигать-анабыз да, кояшлы матур көн бүләк итеп, спорт сөючеләрне сөендерде.