Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Нараткай”га яңа күпер аша

Табигатьнең искиткеч гүзәл урыны - Камышлы урманы итәгенә сыенып утырган "Нараткай" лагере район халкына яхшы таныш. Балалар һәм яшүсмерләр ел саен җәйге каникуллар чорында рәхәтләнеп ял итә, сәламәтлеген ныгыта анда. Лагерь тормышы белән якыннан таныш булган кайсы гына укучыдан сорама, һәммәсе "Нараткай" турында берсеннән-берсе матур хатирәләре белән уртаклаша, лагерь белән...

Табигатьнең искиткеч гүзәл урыны - Камышлы урманы итәгенә сыенып утырган "Нараткай" лагере район халкына яхшы таныш. Балалар һәм яшүсмерләр ел саен җәйге каникуллар чорында рәхәтләнеп ял итә, сәламәтлеген ныгыта анда. Лагерь тормышы белән якыннан таныш булган кайсы гына укучыдан сорама, һәммәсе "Нараткай" турында берсеннән-берсе матур хатирәләре белән уртаклаша, лагерь белән бәйле истәлекләр турында сөйли ала.

Соңгы елларда "Нараткай"да шактый күләмле төзелеш эшләре алып барылды - балалар һәм әйдаманнар яши торган йортлар төзекләндерелде, азык-төлек продуктларын саклау өчен яңа склад сафка басты, аш-су бүлмәсенә җиһазлар кайтарылды. Ял итү урынына барганда Куморка елгасы аша төзелгән күпер аша чыгарга кирәк. Әлеге күпер күп еллар дәвамында лагерьдагы иң борчыган мәсьәләләрнең берсе булып кала бирде. Һәр яз саен ташу вакытында елганың яр буе ашала, бу исә күпернең җимерелүенә китерә иде. Белгечләр тарафыннан тикшерү эшләре уздырылганнан соң, ярны ныгыту һәм елганың агымын турылау мөһимлеге билгеле булды. Моның өчен шлюз белән сусаклагычның проекты төзелде һәм табигатьне саклау чаралары республика программасына кертелде. Әлеге эшкә Саба "Мелиорация"се җәмгыяте алынды. Генераль директоры Илдус Талипов, прораб Илсур Мөбарәкшиннар җитәкчелегендәге хезмәткәрләр яр буен тулысынча үзгәртү буенча зур күләмле эш башкардылар. Өр-яңа күпер төзелде, анда янгын гидранты урнаштырылды.

Проектны тормышка ашыру эшләре лагерьда балаларның ял итү сменаларыннан соң башланган иде. Сусаклагыч төзелеше буенча эшләр беренче салкыннарга кадәр үк төгәлләнде. Ә инде ярны ныгыту һәм елганы турылау декабрь аенда да дәвам итте. Хәзер "Нараткай"га килүчеләр яңа күпер аша чыгачаклар. Төзелеш эшләрендә катнашкан хезмәткәрләргә рәхмәтебез чиксез.

Әмир ХӘКИМУЛЛИН, лагерь директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk