Сез никахка кергән көннән бирле 55 ел гомер үтеп киткән. Шушы көннән соң күпме юллар үттегез дә, күпме сулар кичтегез. Тормышны да бер мактадыгыз, бер сүктегез. Авырлыкларны сөйри-сөйри, бер якты көн килер дип, гел көттегез, өмет иттегез. Күпме сөенечләр кичердегез, күпме күңелсезлек, утлар йоттыгыз. Шул чакта да матур булды гаилә...