21 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Кукмарада узган атнада 16 авария булган
Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган атнада районда 16 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда бер кеше зыян күргән. Төп сәбәпләр булып юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү, аеруча тиешле тизлекне сакламау тора, диләр ЮХИДИ инспекторлары. Юлларда һәркемнең игътибарлы һәм сак булуы сорала. фото: http://ru.freepik.com/free-photo/dig-snow-winter-accident-damage-smooth-auto_669680.htm
-
Кукмараның тау чаңгысы базасында сноубордчылар ярышачак
6 февральдә районыбызның тау чаңгысы базасы комплексында сноубордчыларның слоупстайл дисциплинасында Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм беренчелеге узачак. Әлеге чара Сочидагы кышкы Олимпия уеннарына бер ел тулуга багышлана. Ярышлар көндезге сәгать 12.00дә башлана. фото: http://masterotvetov.com/tags/%E5%F1%EB%E8/page/83/
-
Авыл җирлекләрендә “Җиңү салюты” фестивальләре бара
Авыл җирлекләрендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Җиңү салюты" фестивальләре дәвам итә. Үткән атнада шундый чара Урта Комар мәдәният йортында үтте. Концерт программасында удмурт фольклор ансамбле "Зәнгәри", мәдәният, китапханә хезмәткәрләре, укытучылар һәм укучылар катнашты. фото: http://news.21.by/society/2013/07/13/792184.html
-
Район җитәкчесе Уразайда яшәүче тыл ветеранын 90 яшьлеге белән котлады (+фото)
Бүген Уразай авылында яшәүче Фәйзуллина Асия Хәйрулла кызына 90 яшь тулды. Аны юбилее белән котларга район җитәкчесе Сергей Димитриев килде. Ул тыл ветеранына Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук авыл җирлеге башлыгы Илгиз Нәбиев, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиевалар да юбилярга...
-
Кукмараның хәрби комиссариатында табиблар 350гә якын егетнең сәламәтлеген тикшерәчәк
Район хәрби комиссариатында 1998 елгы егетләрне беренчел хәрби исәпкә алу башланды. Медицина комиссиясе барлыгы 350гә якын егетнең армия хезмәтенә яраклымы-юкмы икәнлеген тикшерәчәк. фото: http://podrobnosti.ua/power/2010/08/02/705508.html
-
Кукмарада карак күпкатлы йорт фатирына кереп 95 мең сум акча урлаган
Узган атнада Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегендә халыктан 113 гариза һәм хәбәр алына, шуларның икесе җинаятьләр турында, дип хәбәр итә http://kukmor-ovd.ru/ сайты. Административ хокук бозулар өчен эчке эшләр бүлегенә 48 кеше китерелгән. 15 гыйнварда иртәнге сәгать тугыздан унбергә кадәр билгесез зат ачкыч яратып поселокның Вахитов урамындагы күпкатлы...