20 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
“Хәйрия” мәчетендә Йосыф хәзрәт Дәүләтшинның вәгазе булачак
23 гыйнварда Кукмарадагы "Хәйрия" мәчетендә (Нур Баян урамы) Түбән Кама районы мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшинның вәгазе була. Барлык райондашларны көтеп калабыз. Башлана 18 сәгать 30 минутта. фото: http://www.bahadori.ru/page/38
-
Менә без дә картаеп җиттек, әнкәй! (моңсу гына көлемсерәп)
Беләм, сизәм, җаным белән тоям: сүземне болай башлау безне, дөм дүрт ятимне тәрбиягә алган Сәгыйть бабама бер дә ошамас иде. Гомерең озын, картлыгың кыска булсын дип гомер иткән, җитмешне сикереп чыккач та урман чикләвеген үз тешләре белән ватып ашаган, гаярь бу авыл аксакалы: әле 76 яшьтә нинди картлык турында сөйләү",...
-
Кукмара киез итек-киез комбинатында станокка имгәнгән ир-атның гомере больницада өзелгән
16 гыйнвар көнне төнге сәгать уникенче яртыларда Кукмара киез итек-киез комбинатында коточкыч фаҗига була. 52 яшьлек ир-ат үзенең хезмәттәше белән станок ремонтлаган вакытта имгәнү ала. Авыр хәлдә район үзәк дәваханәсенә китерелгән ирнең төнге сәгать беренче яртыларда гомере өзелә. Хәзерге вакытта техника куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау кагыйдәләренең үтәлмәү факты буенча тикшерү...
-
Кукмарада иң беренче булып никахларын Югары Чура кызы белән Адай авылы егете теркәгән
Кукмара ЗАГСыннан алынган мәгълүматларга караганда, быел күңелле вакыйга - бәхетле парларның никахларын теркәү тантаналары 9 гыйнварда башланып киткән. Бу көнне җиде пар язылышкан. Елның беренче булып теркәлгән пары - Югары Чура авылы кызы Эльвира белән Адай авылы егете Салават Хәлиуллиннар. Аларны гаилә корулары белән котлап, бәхетле булуларын телибез. фото: http://ideya-biznesa.ru/ideya-biznesa-agentstvo-po-organizacii-svadeb.html
-
"Олимп"та яшь хоккейчылар клубының зона ярышлары узачак
21-22 гыйнварда "Олимп" боз сараенда Анатолий Тарасов исемендәге "Алтын алка" яшь хоккейчылар клубының 2000-2001 елда туган яшүсмерләр арасында зона ярышлары үтә. Белешмәләр өчен телефон: 2-67-44. фото: http://tourismdaily.ru/3163-v-finskom-muzee-hokkeya-poyavitsya-unikalnyy-simulyator-zvezd.html