18 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Кукмара районы мөселманнары командасы спартакиадада беренчелеккә чыкты
Сарман районында мөхтәсибәтләр арасында үткәрелгән спартакиадада ун район катнашты. Кукмара районы мөселманнары чаңгыда узышу һәм өстәл теннисы буенча ярышларда беренче урыннарны алып, командаара беренчелекне яуладылар. фото: http://www.svoi-deti.ru/PaperGroup.aspx?PaperId=788
-
Тимерче Хәмәт булдыра
Зур Кукмара авылында яшәүче Хәмәт Кәримовны алтын куллы кеше дип әйтү һич арттыру булмас. Бүгенге көндә - 67 яшендә хуҗалыкта тимерче булып эшли ул. Кыр эшләрендә катнашучы барлык тагылма машиналар аның тырышлыгы белән сафка бастырыла. Ә язын, чәчү башлангач, кадрлар кытлыгы булса, тракторга утыра. Тракторларга-комбайннарга кирәкле запас детальләрне дә тиз...
-
Узган ел Кукмарада 704 бала туган
Кукмара ЗАГСыннан алынган мәгълүматларга караганда, үткән елда районыбызда яңа туган 704 сабый теркәлгән. Үлемнәр исә күбрәк: 722 кеше дөньядан киткән. 403 пар никахларын рәсмиләштергән, 129 гаилә таркалган. фото: http://wiki.ru/sites/yumor/id-news-26931.html
-
Соңга калсаң, эш китеп бара, ди контролер-кассир Зөлфия Зәйнетдинова
Беркөнне студент елларын искә төшереп, көлешеп утырдык. Нинди күңелле вакытлар. Бу чор һәркемнең күңелендә аерым урын алып торадыр. Кемдер дәрес вакытын искә төшерсә, кемдер юлда йөргәндә булган кызыклы вакыйгаларга тукталды. Ә юлда булган истәлекләрне билет тикшерүчеләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Зур Кукмарадан Зөлфия Зәйнетдинованың "Содружество" җәмгыятендә контролер-кассир булып...