13 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Ташлап калдырылган малайның әнисен эзләү дәвам итә
3 гыйнварда Казан шәһәренең Девятаев урамындагы торак йорт подъездында 2-3 яшендәге малай табылган. Россия Тикшерү комитеты белдергәнчә, бу малайның әнисе Арча балалар йортында тәрбияләнгән, Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче 20 яшьлек хатын булырга мөмкин. Ул, үзен язылышмыйча яшәгән ире ташлап киткәннән соң, аңа үч итеп нәни улын ташлап калдырган. Хәзер әлеге...
-
Урланган чит ил автомобиле Самарадан табылган
Узган елның 19 декабрендә 25 яшьлек Әлмәт кешесе полициягә "Киа Спортейдж" автомобиленең урлануы турында гариза белән мөрәҗәгать итә. Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре җинаятьченең эзенә төшәләр, бер җирдә дә эшләмәүче 20 яшьлек Башкортостанның Ишимбай шәһәре кешесен тоткарлыйлар. Урланган автомобиль исә Самарадан табыла. Чыганак: http://www.tatpressa.ru фото: http://news.rambler.ru/14634262/
-
Торак-коммуналь өлкәсендәге сораулар өчен “Кайнар телефон” эшли
Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге сораулар белән мөрәҗәгать итү өчен "Кайнар телефон" номеры 2-81-88 (район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге). фото: http://kominternovo.com/novosti/oblast/533-zhiteli-kominternovskogo-rayona-massovo-zvonyat-gubernatoru.html
-
“Каскад-М” оешмасының генераль директоры квалификациясеннән мәхрүм ителгән
Район прокуратурасы "Каскад-М" оешмасында хезмәт законнарының үтәлешен тикшерде, дип хәбәр итте прокурор ярдәмчесе Наталья Разинова. Нәтиҗәдә җәмгыятьнең 2014 елның 1 октябренә хезмәт хакы буенча 410644,97 сум бурычы барлыгы ачыкланган. Шуның 242846,00 сумы - эштән киткән хезмәткәрләренә. Моннан тыш, әлеге оешмада хезмәт законнарын бозуның башка очраклары да табылган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча...
-
Районыбызның Нырты урта мәктәбенә 80 тулды
Яңа елга аяк баскач, Нырты урта мәктәбе үзенең 80 еллыгын билгеләп үткән. Әлеге тантанага 200гә якын кунак чакырылган. Алар арасында төбәгебезнең күренекле шәхесләре дә шактый. Чара барышында мәктәпнең элеккеге директорлары Зиннур Сәләхов, Ахун Фәизов, Йосыф Хаҗиевлар истәлегенә мемориаль такта ачылган. Бәйрәмдә район җитәкчесе Сергей Димитриев, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт...
-
Кызыл Чәчәк әле һаман үткән гасырда яши
Районыбызда Кызыл Чәчәк дигән авыл барлыгын күпләр белмидер дә әле. Хәер, Нырья җирлегенә керүче 65 кешелек әлеге удмурт авылын үзебез дә көч-хәл белән эзләп таптык. Торак пункт икәнен күрсәтүче мәгълүмати тактасы да күзгә чалынмады хәтта... Сатып алган утын кадерле ...200ләп метр сикертмәле басу юлыннан кергәннән соң, авылның иң өлкән кешеләренең...
-
Кукмарада шахмат буенча район чемпионаты була
15 гыйнвардан классик шахмат буенча район чемпионаты башлана. Беренче тур һәм жирәбә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасында 17.00 сәгатьтә үткәрелә. фото: http://forum.travian.ru/showthread.php?t=62139
-
Райондашыбыз Илһам Шакиров чишмәсенең суыннан авыз иткән (+фото)
Быелның 15 февралендә татар халкының яраткан җырчысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Илһам Шакировның тууына 80 яшь тула. Бу уңайдан республикада һәм Россиянең башка төбәкләрендә күпләгән юбилей чаралары үтәчәк. Җырчының туган ягы - Сарман районының Яңа Бүләк авылында да бөек җырчының юбилеена хәзерлек бара. Авылның чишмәсен төзекләндерү дә шушы...
-
Кукмаралылар якташыбыз Рәниф Шәриповта кунак булып кайттылар (+фото)
Ветеран журналистлар Рәшит Минлегалиев, Азат Сабитов, Олыяз урта мәктәбе директоры Гомәр Хаҗиев һәм Нормабаш авылында яшәүче Булат Абдуллиннар Казанда яшәүче якташ шагыйрь Рәниф Шәрипов гаиләсендә булып, аңа райондашларның Яңа ел сәламнәрен җиткерделәр, "Урал" күмәк хуҗалыгы һәм мәктәп тарафыннан әзерләнгән күчтәнәчләрне тапшырдылар. Рәниф Шәрипов өчен узган ел истәлекле вакыйгалар белән истә...