12 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Коточкыч хәл: 33 яшьлек ир-егет йорт хуҗасын үтереп ут төрткән
Күрше Мамадыш районының Грахань авылында йорт янган. 1960 елгы хуҗасының гәүдәсен кисәүләр арасыннан соңыннан гына таба алганнар. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре аның җинаять корбаны булганын ачыклаганнар һәм кайнар эздән 1981 елгы Яр Чаллы шәһәре ир-егете тоткарланган. Җинаятьче мәрхүм ир белән бергә исерткеч эчемлекләр эчеп утырганын, аннары бәхәсләшеп китеп, аның күкрәгенә...
-
13 гыйнварда Кукмараның Җиңү паркы каршындагы мәйданда бәйрәм була
Программада: 19.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр - бәйрәм концерты, 20.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр сәхнәләштерелгән "Иске Яңа елны каршылау" тамашасы, 21.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр - Яңа ел дискотекасы. фото: http://kartinkigif.ru/photo/staryj_novyj_god/staryj_novyj_god_2014_data_staryj_novyj_god_2014/59-0-6958
-
Елмаеп-көлеп алыйк (мәзәкләр)
Үтеп баручы - балыкчыга: -Ничек, эләгәме? -Эләгә, - дип җавап бирә балыкчы, кашын-күзен җимереп. -Берне тоткан идем, суга ыргыттым. -Кечкенә булгандыр инде? -Юк, гәүдәгә синең чамадарак, ләкин шулай ук бик бәйләнчек иде. *** -Бабай, сезнең шулкадәр озак яшәвегезнең сере нәрсәдә? - дип төпченә журналист 100нең теге ягына чыккан карттан. -Мөгаен,...
-
Кукмарада бер атна эчендә 21 авария булган
4-10 гыйнвар көннәрендә Кукмара районы территориясендә 21 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда ике кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Бәхетсезлек очракларында төп сәбәп булып тиешле тизлекне сакламау, юлның каршы як полосасына чыгу, диләр ЮХИДИ инспекторлары. Бу көннәрдә һава торышы аеруча үзгәреп тора. Транспорт белән юлга чыккан һәркемнең игътибарлы һәм сак булуын, юл...
-
Яңа ел бәйрәмнәре чорында Кукмараның полиция бүлегенә 86 гариза һәм хәбәр кергән
Шуларның икесе җинаятьләр турында, дип хәбәр итәләр kukmor-ovd.ru (Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге сайтында). 6 гыйнварда, кичке сәгать алтылар тирәсендә Кукмарада яшәүче М.ны кыйный һәм аның акчаларын урлый. 8 гыйнварда, кичке сәгать җиделәр тирәсендә Лельвиж авылында яшәүче үзенең авылдашының өеннән акчалар урлый. фото: http://daofeng.ru/2010/10/16/prochitajte-i-uznajte-k-chemu-snitsya-krazha.html
-
Ветеран укытучы Рәйсә Ниязовна хәзер дә мәктәп белән элемтәсен өзми
Язмам герое, Мамадыш педагогия көллиятен тәмамлап, читтән торып Алабуга педагогия институтында белем алган Рәйсә Кәрамова гомере буе Түбән Арбаш мәктәбендә эшли. Гомер юлымдагы үзгәрешләр аның белән якыннанрак танышуны насыйп итте. Рәйсә ханымның сигезьеллык мәктәптә директор булып эшләгән вакыты. Беренче көннән үк аның зәвыклы, нәзәкатьле, һәр кешегә карата игътибарлы булуы белән...
-
12 гыйнвар – Россия прокуратурасы хезмәткәрләре көне
Бүген прокуратура хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шул уңайдан Кукмара районы прокуроры Минемулла Нәҗипов барлык прокуратура хезмәткәрләрен һәм ветераннарны бәйрәм белән котлады. -Дәүләтнең закон сагында торып, гаделлек тәэмин итүче органнарының берсе, әлбәттә, прокуратура. Биредә хезмәт куючыларның эшчәнлекләре тормышның барлык өлкәләренә дә кагылып, халыкның, дәүләт һәм җәмгыятьнең хокукларын, иреген саклауны...