Еллар арты еллар үтеп тора,
Гомер үткәннәрен искәртеп.
Узган елгы хата-ялгышларны
Кабатлама, диеп, кисәтеп.
Һәр яңа ел нидер алып килер,
Яхшы булыр кебек киләчәк.
Өмет-хыялларың чынга ашып,
Бәхет, гүя, ишелеп киләчәк.
Телик, әйдә, бары яхшы теләк
Күршеләргә, дуска, туганга.
"Амин" дигән чакка туры килсен,
Яңа елга сәгать сукканда.
Кәҗә елымы...