Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 31 декабрь 2014 яңалыклары

    • 31 декабрь 2014 - 11:30
      Кукмарада янгында 23 яшьлек егет һәлак булган
      31 декабрь көнне, 00.06 сәгатьтә, поселокның Комарово урамындагы йортларның берсендә янгын чыга һәм анда 1991 елгы егетнең гомере өзелә. Хәзерге вакытта тикшерү һәм янгын чыгуның сәбәпләрен ачыклау буенча эш алып барыла, дип хәбәр итте Кукмара янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән дознавателе Эльбрус Әхмәтҗанов. фото: http://www.newsfiber.com/p/s/h?v=Eh%2BRSF1rdEEs%3D+VM7yk1zL9fw%3D
      350
      0
      0
    • 31 декабрь 2014 - 10:21
      “Хезмәт даны” газетасының баш мөхәррире Гөлгенә Шәрипова Яңа 2015 ел белән котлый
      Хөрмәтле райондашлар! "Хезмәт даны" газетасы редакциясе коллективы һәм үз исемемнән барыгызны да 2015 ел белән тәбрик итәм, нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге телим. Киләсе елга да без бергә булачакбыз - газетабыз атнага ике тапкыр 8000 гаиләгә килеп, район һәм республика тормышы белән таныштырып торачак. Газета-журналлар алдыручылар саны елдан-ел кими бара дисәләр...
      398
      0
      0
    • 31 декабрь 2014 - 09:45
      Кукмарада 40 фатирлы өр-яңа йортның ачкычлары ияләренә тапшырылды (+фото)
      Бүген бистәбездә истәлекле вакыйга булды. Поселокның Гафиятуллин урамында социаль ипотека программасы нигезендә төзелгән 40 фатирлы йорт ияләренә тапшырылды. Әлеге йорттан фатирлар ветераннарга һәм аларның тол калган хатыннарына, тумыштан инвалидларга, бюджет системасында һәм районның оешма-предприятиеләрендә хезмәт куючыларга бирелде. Яңа йорт тирәсендә чын мәгънәсендә бәйрәм иде. Көн салкын һәм җилле булуга карамастан,...
      700
      0
      0
    • 31 декабрь 2014 - 06:51
      Кукмара район җитәкчесе Сергей Димитриевның Яңа ел котлавы
      Хөрмәтле райондашлар, кайткан кунаклар! Менә тагын бер ел тарих битләренә язылып, үткәндә калды. Бу чорда илебездә һәм дөньяда бик күп тарихи вакыйгалар булды, аларның кайберләре сөенеч, икенчеләре борчу-мәшәкать алып килде. Тормыш әнә шулай уңыш һәм уңышсызлык белән бергә үрелеп дәвам итә. Иң мөһиме - борчулар үткәндә калсын, тормышыбызда тотрыклылык булсын,...
      410
      0
      0
    • 31 декабрь 2014 - 05:51
      Бәйрәмнәрдә Җиңү паркы каршындагы мәйданда көн саен концерт карап булачак
      2 гыйнвардан 6 гыйнварга кадәр көн саен - Кукмараның Җиңү паркы каршындагы мәйданда Яңа ел концерты программасы.
      373
      0
      0
    • 31 декабрь 2014 - 04:44
      Кукмарада Яңа ел салюты кичке сәгать унда була
      31 декабрьдә Кукмара поселогындагы Җиңү паркы каршында үтәчәк Яңа ел бәйрәме чаралары: 19.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр - Яңа ел концерты, 21.00 сәгатьтән 21.45 сәгатькә кадәр - сәхнәләштерелгән "Яңа ел музыкаль шаян-шоу" тамашасы, маскарад костюмнары конкурсы, 21.45 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр - район җитәкчесенең котлавы, 22.00 сәгатьтә - Яңа ел...
      383
      0
      0
    Реклама