30 декабрь 2014 яңалыклары
-
Параличланган 42 яшьлек ир әнисе каршында тереләй янып үлгән
Казан шәһәренең Гастелло урамындагы бер фатирда параличланган 42 яшьлек ир үзенең карт анасы каршында тереләй янып үлгән, дип хәбәр итә Prokazan.ru сайты. Әлеге янгынга сүндерелмәгән тәмәке сәбәпче булган. Караватны мизгел эчендә ялкын чорнап алган. Бу вакытта карт ана күрше бүлмәдә булган, ул улын коткара алмаган, үзе дә чак кына тончыгып...
-
Якташыбыз Рәниф Шәрипов Һади Такташ исемендәге премия лауреаты булды
Якташыбыз, танылган шагыйрь, Россия һәм Татарстан Республикасы язучылар берлекләре әгъзасы,Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәниф Шәриповны Һади Такташ исемендәге премия лауреаты булды. Бу бүләккә ул "Азатлык көне" җыентыгы өчен лаекдип табылды. 2012 елда дөнья күргән әлеге китапта шагыйрьнең төрле елларда иҗат ителгән поэмалары тупланган. Якташыбызны ихлас тәбрикләп, тазалык-саулык, яңа иҗади уңышлар...
-
Хезмәттәшебез Лилия Нургалиева республика конкурсында җиңү яулады
Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы министрлык тарафыннан тормышка ашырыла торган программаларны яктыртучы массскүләм матбугат чаралары арасында бара торган республика конкурсына йомгак ясады. "Иң яхшы матбугат" номинациясендә "Хезмәт даны" газетасының баш мөхәррир урынбасары Лилия Нургалиева өченче урынны алды, диплом, истәлек бүләгенә лаек булды.
-
Район җитәкчесе Сергей Димитриев республикакүләм конкурста катнашкан киез итек-киез комбинаты егетләре белән очрашты (+фото)
Киез итек-киез комбинатының ремонтлау-механика цехы егетләре - токарь Артем Ермолаев, фрезерчы Нияз Нәкыйпов, слесарь Айрат Баһамановлар эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен арттыру максатында Казан шәһәрендә оештырылган "Һөнәр буенча иң яхшысы" конкурсында катнашып, дипломга ия булдылар. Егетләрне район җитәкчесе Сергей Димитриев котлады, үзенең Рәхмәт хатын һәм бүләкләр тапшырды. Кукмарада шундый үз эшенең осталары...
-
Кукмараның “Полиция Кыш бабае” балаларга бүләкләр өләште (+фото)
Республикада "Полиция Кыш бабае" пиар-акциясе бара. Акция барышында эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тәртипсез яшәү рәвеше алып барган гаиләләрне, дәүләт ярдәменә мохтаҗ балаларны һәм үсмерләрне ачыклау буенча рейдлар оештырачаклар. Хезмәткәрләр арасында кием, уенчыклар, китаплар җыюны оештырдылар инде. Акция барышында авыр тормышлы, район эчке эшләр бүлегендә исәптә торучы гаиләләрнең балаларына Кыш бабай...
-
Почта бүлекчәләренең бәйрәмнәрдә эш графигы
1, 2, 7 гыйнвар - ял көннәре. 3, 4, 5, 6, 8, 9, 10, 11 гыйнвар - гадәти режимда эш көннәре. 31 декабрь, 6 гыйнварда эш көне бер сәгатькә кыскартыла. фото: http://www.region-news.info/udm/?page=414
-
Кукмараның “IТ-чемпион”нары ноутбук белән бүләкләнде
"IТ-чемпион" республикакүләм конкурсының икенче этабы җиңүчеләре билгеле булды. "Иң актив мәктәп" номинациясендә беренче урынны алган Байлангар урта мәктәбе интерактив җиһаз белән бүләкләнде. "Иң актив мәктәп укучысы" номинациясе җиңүчеләре исә менә кемнәр: Булат Тухтаров (күппрофильле лицей, 3227 балл), Рамил Вәлиуллин (күппрофильле лицей, 2903 балл), Линар Гыйльманов (Поч.Сутер мәктәбе, 2593 балл). Әлеге...
-
Донор буларак дәваханәгә кан тапшырырга төшкәч күңелсез хәлгә очрадым
Республика кан салу станциясеннән белгечләр килгәч, мин дә донор буларак үзәк район дәваханәсенә кан тапшырырга төштем. Инде бу икенче ел баруым булса да, быелгы кебек күңелсез хәлгә бер дә очракганым юк иде. Чират көткәндә ике хатын-кызның үз-үзләрен тотышы гаҗәпкә калдырды һәм авыр тойгы булып күңелгә кереп калды. Алар бала тудыру...
-
Кукмара волейболчылары Арча районы беренчелегеннән беренче урын белән кайтты
"Зилант" спорт мәктәбе командасы волейбол буенча Арча районы беренчелегендә катнашып, призлы беренче урынны яулады. Команда составында Алия Вахитова, Адилә Низамова, Алия Закирова, Адилә Сафина, Адилә Газизова, Диана Сәфәрова, Сабина Сәләхова, Илдания Газизова, Регина Михайлова (тренерлары Айрат Вахитов). фото: http://timeszp.com/current/34540-zaporozhskie-volejjbolisty-rvutsya-na-olimpijjskie-igry-v-london.html