22 декабрь 2014 яңалыклары
-
Атна ахырына салкынайта
Якын арада Татарстанда һава шартларының кискен салкынаюы көтелә. Бу атна ярыйсы гына һава торышы белән башланып китте. Дүшәмбе, 22 декабрьдә һава температурасы -1 - 0 градусс тирәсе булса, дүшәмбедән сишәмбегә каршы төндә температура -7 градусска төшеп, көндез -3 градусс булыр дип хәбәр итә синоптиклар. Атна ахырына исә салкыннар -18 градусска...
-
Зур Сәрдек гимназиясенә 100 яшь
Мәктәп... Бу сүзне ишетүгә, һәркемнең күз алдына балачагы, сабакташлары, зур тормышка озатып калган остазлары килә, күңелендә мәктәп еллары белән бәйле иң матур истәлекләр яңара. Бу көннәрдә үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтүче Зур Сәрдек мәктәбенең (хәзер гимназия) элекке укучылары да шушы хисләрне кичерәдер. Зур Сәрдек төбәгендә мәгариф тарихы 20нче гасыр...
-
Президент Чыршысында районыбыздан 36 бала катнашты
Кичә Казан шәһәренең "Татнефть-Арена" стадионында Президент Чыршы бәйрәме үткәрелде. Анда районыбыздан 36 бала катнашты. Алар арасында күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, ятимнәр, уку отличниклары, фестиваль һәм спорт ярышлары призерлары бар иде. фото http://polankicoch.ucoz.ru/photo/10-0-342
-
Үрәсбаш авылы китапханәсендә әдәби-музыкаль кичә булды (+фото)
Үрәсбаш авылы китапханәсендә Мәдәният елына багышланган әдәби-музыкаль кичә булды. Кичәгә чакырылган үзәк китапханә хезмәткәрләре, районыбыз авыллары китапханәчеләре, авыл кешеләре, укучы балалар алдында "Ил эчендә ил ул" дигән исем астында театр тарихына багышланган презентация тәкъдим ителде. Аннары Туфан Миңнуллинның "Шәҗәрә" пьесасы буенча сәхнәләштерелгән өзек күрсәтелде. Авыл үзешчәннәренең җыр-биюләре кичәгә аерым бер...
-
Дүшәмбе киңәшмәсе булды
Район башлыгы Сергей Димитриев үткәргән дүшәмбе киңәшмәсендә авыл хуҗалыгында сөт җитештерүне арттыру, язгы кыр эшләрендә катнашачак техника ремонтын тизләтү, фермер хуҗалыкларын үстерү, авылларда халыкның үзмәшгульлеген булдыру турында сөйләшенде. Социаль тармакта исә Яңа елга хәзерлек чаралары беренче планда тора. Поселок һәм авылларны бизәү, балаларга Яңа ел күчтәнәчләре тапшыру, бәйрәм вакытында куркынычсызлык...
-
Березнякта фестиваль үтте
Березняк мәдәният йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын каршылау уңаеннан район фестивале булды. Әлеге чара авыл җирлеге үзешчәннәре башкаруында сугыш турындагы җырлар, биюләр, сәхнәләштерелгән тамаша белән үрелеп барды. 1941 елда фронтка китеп, икенче улы Шафигулланың тууын да күрми калган, 1943 елда хәбәрсез югалуы, ә 2013 елда эзтабарлар тарафыннан сөякләре...
-
Яңа ел ярминкәсе була
27 декабрьдә Кукмара поселогында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрнең Яңа ел ярминкәсе үткәрелә. Башлана: 8.00 сәгатьтә. фото http://iobninsk.ru/new/jan4-event/
-
Син очырдың мине, мәктәбем! (Түбән Өскебаш мәктәбенә багышлана)
Саумы мәктәп! Ерак-ераклардан, Җиткерәмен сиңа кайнар сәлам. Бу хатыма сәлам генә түгел, Гөлләмәдәй хисләремне салам. Туган көнең - 80 яшең белән! Карт та түгел, яшь тә түгелсең. Гомер буе синең диварларың Бала тавышына күмелсен! Әле дә истә... Чәчкәләрем тотып, Атлаганым синең бусагадан. Яшәргә көч, җанга азык салдым, Син якладың безне...
-
Лубян урманчылыгы чыршы сата
Яңа ел чыршылары Лубян урман-техник көллиятеннән сатып җибәреләчәк, дип хәбәр итә Лубян урманчылыгы. Мөрәҗәгать итү өчен телефоннар: 884364-23-2-16 яки 23-2-31.Урманчылык шулай ук ылыслы агачларны законсыз кискән өчен административ җаваплылык каралуы турында кисәтә. Әйтик, 1 метрдан 2 метрга кадәр чыршыны кисүчеләрне 3 мең сумнан алып штраф көтә. фото http://healthbasket.org/images/img/avto_foto-prodaja-v-kremenchuge.html