16 декабрь 2014 яңалыклары
-
Автобуста бер пассажир үлгән
Бүген иртән Казандагы 35 маршрут автобусында бер ир аңын югалтып егылган. Пассажирлар һәм янындагы хатыны аңа ярдәмгә ташланганнар. Берничә минуттан килеп җиткән Ашыгыч ярдәм бригадасы да аны аңга китерә алмаган: ир шунда ук вафат булган, дип хәбәр итә Prokazan.ru сайты. Кайда үләсен беркем дә белми шул. фото http://megaobzor.com/newsnew-11399.html
-
Район хатын-кызларын ни борчый
Сезгә үземнең һәм барлык район хатын-кызларының да борчуын җиткерергә телим. Миңа гинекология бүлегендә ятып дәваланырга туры килде. Ул вакытта гинекология белән неврология бүлекләре бергә урнашкан иде. Палаталар аерым булса да, коридор уртак. Шунда булган күңелсез хәл мине борчуга салды. Төшке аш вакытында гинекология бүлегендә дәваланучы бер хатын-кызның баласы төште. Ә...
-
Суүткәргечләр ремонтлана
"Водотехносервис" җәмгыяте,"Южный-2", "Южный-3" микрорайоннарында яңа суүткәргеч линия үткәрелү һәм аларны тоташтыру буенча өстәмә ремонт эшләре алып барылу сәбәпле, су бирүдәге өзеклекләр өчен гафу үтенә. фото http://pora.besaba.com/society/news316074.html
-
Район Мәдәният йортында керәшеннәрнең җыр фестивале булды (+фото)
Район Мәдәният йортында керәшен халык җырларын башкаручыларның "Туым-җондозы" дип аталган 7нче зона конкурс-фестивале булды. Фестивальдә борынгы моңлы һәм дәртле керәшен җырлары яңгырады, биюләре күңелләрне җилкендерде. Әлеге бәйрәмнән күренешләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Камышлы мәчетендә вәгазь була
19 декабрьдә Камышлы авылы мәчетендә мәртәбәле кунак - Татарстан Диния Нәзарәте мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның вәгазе була. Вәгазьгә барлык райондашларны көтеп калабыз. Башлана 18.00 сәгатьтә. фото http://news.vse42.ru/feed/show/id/776259фото
-
"Салават күпере" иҗат берләшмәсенең утырышы була
Әдәбият һәм сәнгать сөючеләр игътибарына! "Салават күпере" иҗат берләшмәсенең чираттагы утырышы 26 декабрь, җомга көнне 13.30 сәгатьтә район үзәк китапханәсендә була. Рәхим итегез! фото http://ru.depositphotos.com/37226913/stock-photo-Feather-pen.html
-
Балаларым кайда, дип өзгәләнгән Сылубикә апа
-Сылубикә әнием алдында бик зур бурычлы мин. Аны үги әни дип әйтергә телем бармый. Аның изгелеген, үзем өлкән яшькә җитеп, уем белән үткәннәргә ешрак кайта башлагач, тагын да ныграк аңладым. Каберен чистартып-тәртипләп, рухына багышлап догалар укып кайтам, шуннан башка ни эшли алам соң? - дип сөйләргә кереште Кукмарада яшәүче Рәшит...
-
Инвалидларга игътибар бармы?
Бистәбездәге кибетләрнең берсеннән чыкканда, аягым таеп, чак кына егылмый калдым. Шулкадәр текә һәм биек итеп ясаганнар да соң баскычларын! Ярар, сау-сәламәт кеше саклык белән генә булса да менеп-төшәр инде ул аннан. Ә менә әби-бабайларга, мөмкинлекләре чикләнгәннәргә, таяк белән йөрүче яисә бөтенләй инвалид арбасы белән генә хәрәкәт итүчеләргә нишләргә?! Бистәбез урамында...
-
Коррупциягә каршы көрәш ункөнлеге кысаларында 3нче мәктәптә очрашу булды
Коррупциягә каршы көрәш ункөнлеге кысаларында Кукмара 3нче урта мәктәбендә район прокуроры ярдәмчесе Наталья Разинова, иҗтимагый совет әгъзасы Рузилә Иванова белән очрашу булды. Бу очрашуда укучылар коррупциягә каршы көрәшнең норматив-хокукый базасы, иҗтимагый советның эшчәнлеге белән таныштылар. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Алексей Королев та коррупция, аңа каршы тору турында тәфсилләп сөйләде.