13 декабрь 2014 яңалыклары
-
Күппрофильле лицей укучылары “Яшь ТНВ” каналының “Без - Тукай оныклары” тапшыруында катнашты
Күппрофильле лицейның 1 сыйныф укучылары Адилә Нәҗипова, Алия Хәнәфина, Зәлия Зәкиуллина, Тимур Хәсбиев исә укытучылары Гөлназ Хәсбиева белән "Яшь ТНВ" каналының "Без - Тукай оныклары" тапшыруында катнашып, шигъриятне сөюләрен күрсәттеләр. фото: http://tvnetnews.ru/photo/jash_tv/1-0-623
-
“Зилант”та Айдар Закиров истәлегенә волейбол ярышлары үтте
"Зилант" спорткомплексында 1999 елгы кызлар арасында Айдар Закиров истәлегенә волейбол буенча Кукмара районы беренчелеге үткәрелде. Ярышларда Кукмара, Алабуга, Минзәлә, Шәмәрдән, Мөслимнән алты команда катнашты. Беренче урынга Кукмара-1, өченчегә Кукмара-2 командалары лаек булды. Җиңүчеләргә кубок, медаль, грамота, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. фото: http://omsk.zaotdih.ru/afisha/sport/event12158/
-
Янил китапханәсендә “Алар безнең арада яши” дигән чара узды
Янил авылы китапханәсендә укучылары өчен "Алар безнең арада яши" исеме астында әңгәмә үткәрелде. Барлыгы 8 укучы катнашты. Китапханәче Гөлнур Галимуллина "Международный день инвалида" исемләнгән презентация күрсәтте. фото: http://dortver.ucoz.ru/blog/nenasyshhennymi_cvetami_kogda_zhe_on_podrastet_detskaja_naoborot/2014-03-11-41
-
Тормыш кырауларын үткәндә...
Кешеләргә бирелгән сәламәтлек безгә бер бүләктер. Сау-сәламәт булып, авырмыйча яшәү һәрберебез өчен зур бәхет. Ләкин... Табигатьнең уянган чагында, 2013нче елның 17 мартында авыру мине аяктан екты. Бер мизгелдә мәңгелек каршында дөньяның исәпсез-хисапсыз борчу- мәшәкатьләре дә, үткән еллар да кыйммәтсез бер тузан бөртеге булып калды. Көн дә күк йөзен яктыртып кояш...