6 декабрь 2014 яңалыклары
-
Күппрофильле лицей укучылары “Тамчы-шоу”да катнашты
Күппрофильле лицейның Руслан Гайнанов җитәкчелегендәге 7 сыйныф укучылары Алия Шакирова, Илзирә Зарипова, Гөлшат Әхсәнова ТНВ каналының "Тамчы-шоу" интеллектуаль уен-тапшыруында уңышлы катнашып кайттылар. Бу юлы тапшыру галимнәргә багышланган иде. Бу тапшыруны тиздән телевизордан карый алачакбыз. фото: http://tv.yandex.by/149/program/25835/event/23789351
-
Олыяз клубында күңелле концерт-очрашу булды
Республикабызда Мәдәният елы уңаеннан Олыяз мәдәният йортында күңелле концерт-очрашу булды. Әлеге чара Олыяз, Түбән Казаклар, Балыклы авылларының мәдәният учакларында хезмәт куйган ветераннар, бүгенге көндә эшләүче хезмәткәрләр һәм балаларыбыз катнашында оештырылды. Концертта җырлар, шигырьләр яңгырады, кадерле истәлекләр яңарды. Балалар безне Әниләр көне белән дә җылы котладылар. Вәсилә Хәбриева, Олыяз мәдәният йорты...
-
“Ялкын”да Нурсил Галиев призына татарча көрәш ярышлары узды
Районыбызның сәламәтләндерү һәм өстәмә белем бирү үзәге "Ялкын" спорткомплексында Россиянең спорт остасы Нурсил Налиев призына яшүсмерләр арасында татарча көрәш ярышлары уздырды. Бәйгедә 80 көрәшче катнашты. Җиңүчеләргә бүләкләрне һәм медальләрне Нурсил Галиев үзе һәм районның татарча көрәш федерациясе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин тапшырды. Җиңүчеләр менә кемнәр: 26 кг 1.Закир Сабирҗанов, Аш-Буҗи. 2.Ислам...
-
Әти “тәрбиясе”
Әтисе кызын орышты: "Кызым, син бик бозылдың. Тәмам юлдан чыктың хәзер, Бигрәк тә узындың. Төнлә озак йөрисең, Иртән генә кайтасың. Кеше торыр вакыт җиткәч, Син йокларга ятасың. Егетләрең бик күбәйде, Бу атна - өченчесе. Кичә такыр башлы иде, Бүген озын чәчлесе. Өйдә эш эшләмисең, Көне буе йоклыйсың. Ничек бер дә...
-
Туган авылым Дусай
Кукмара-Нырты маршруты белән кайтканда, туган авылыбыз Ятмас Дусайга җитәрәк урманны үтәсе. Шул урманның уртасында гаҗәеп күренешкә тап буласың: дистәгә якын чишмә төньякка таба агып, Кенә, Оштырма елгаларын барлыкка китерә, тагын дистәгә якыны көньякка таба агып, Шепшеңәр, Майский урманнарыннан, авыл җирлегеннән аккан чишмәләр белән кушыла. Бу чишмәләр, Духмәт, Какылык елгаларына коеп,...