5 декабрь 2014 яңалыклары
-
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасында шахмат буенча район беренчелегенә ярыш узачак
7 декабрьдә, 9 сәгать 30 минутта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасында шахмат буенча район беренчелегенә ярыш үткәреләчәк. Ярышка рәхим итегез. фото: http://sar-rodgor.ru/news/tsport/16138/
-
Нократ Аланында узган дзюдо буенча турнирда Кукмара егетләре призлы урыннар алды
Нократ Аланында "Наркотиклар урынына - спорт" бөтенроссия көненә багышлап дзюдо буенча традицион турнир үткәрелде. Анда "Зилант"та шөгыльләнүчеләр яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Максим Исаев үз яшьтәшләре һәм үз үлчәү авырлыгында җиңүче булып танылса, Таһир Шәфигуллин, Айнур Шәймәрдановлар икенче урыннарны алдылар. Ә Илһам Йосыпҗанов, Гадел Насыйров, Даниэль Даниловлар өченче урыннарны яуладылар. фото: http://wrestling.com.ua/en/news/article/traditsionnaya/13_06_07_oblastnoy_tsentr_federatsii_dzyudo_poluchil_dopolnitelnuyu_ploschad/
-
Кукмарада бер хатын-кыз икенчесен оятсыз сүзләр белән мыскыл иткән
Кукмара поселогының Нур Баян урамындагы 36нчы йорт коридорында Н. исемле хатын-кыз Р.исемле хатын-кызны оятсыз сүзләр белән мыскыл иткән. Район прокуратурасы кимсетелгән хатын-кызның гаризасы буенча тикшерү үткәргән һәм Н.ның гамәлен административ хокук бозу дип бәяләгән. Моның өчен закон буенча 1 мең сумнан 3 мең сумга кадәр штраф каралган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча...
-
Кукмарада бүген төнлә бик салкын булачак
Татарстанга чираттагы арктик салкыннар килә. Бүген төнлә 26 градуска кадәр салкын булачак, дип хәбәр итә ТР гидрометереология үзәге. Димәк, өйләрдәге газ мичләренең көчен тагын да арттыра төшәсе булыр.Мондый суык төндә, бик ашыгыч булмаса, юлга чыкмавың да хәерле. Иртәгә, 6 декабрьдә көндез кабат минус 9-10 градуска кадәрҗылыту көтелә. Юлларда бозлавык, кар...
-
Туембашның төзелеп килә торган мәчетенең гөмбәзендә хәзер ай бар (+фото)
Туембаш авылының төзелеп килә торган мәчете гөмбәзенә тантаналы рәвештә ай куелды. Өч метр биеклектәге әлеге айны Ростов-на-Дону шәһәрендә ясатып алып кайтканнар. Бу истәлекле вакыйганы күрергә авыл халкы һәм читтән кайткан туембашлылар җыелды. Айны куйганда алар тәкъбир әйтеп тордылар. Һәркемнең кәефе күтәренке, бәйрәмчә иде. Кайнар коймак, пылау белән сыйланганнан соң, җыелышып,...
-
“Аргамак” командасы спартакиадада катнашты
Казан шәһәрендә инвалидларның II спартакиадасы булды, дип хәбәр итте "Аргамак" инвалидлар командасы тренеры Дамир Галиәхмәтов. Өстәл теннисы буенча Рөстәм Йосыпов (Зур Сәрдек), Зөлфия Әгъләмова (Кукмара), йөзүдә (100 метрга) Мөнир Гыймадиев (Кукмара), мини-футболда Нурислам Шәнгәрәев (Кукмара), Игорь Федоров (Иштуган), Тимур Антипов (Кукмара), Алексей Семенов (Югары Комар), Ришат Шакирҗановлар (Туембаш) беренче урыннарны...
-
Нырты мәктәбе укучысы “Мин авылны сайлыйм” конкурсында беренче урынны алды
Биектауда 9-11 сыйныф укучылары өчен фәнни-тикшеренү һәм проект эшләре буенча "Мин авылны сайлыйм" дигән республикакүләм конкурс узды. Әлеге бәйгедә Нырты урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Алинә Әхмәтова да катнашты. Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең "Яшь эколог" берләшмәсендә шөгыльләнүче кыз бәйгенең "Булачак фермерлар-мехлы җәнлек караучылар тәрбиялибез" дигән номинациясендә беренче урынны алды. Аңа...
-
“Татарстан агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече” республикакүләм конкурсы җиңүчеләре арасында кукмаралылар да бар
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында "Татарстан агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече" икенче республикакүләм конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләделәр. Алар арасында кукмаралылар да бар. "Иң яхшы агроном" номинациясендә "Восток" хуҗалыгыннан Илфат Мөхәрләмов, "Инженер-механик" номинациясендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механика буенча консультанты Фәрит Сәләхетдинов, "Иң яхшы ветеринария табибы" номинациясендә "Восток" хуҗалыгыннан...