3 декабрь 2014 яңалыклары
-
“Зилант”та йөзү буенча көзге беренчелек үтте
Үз яшьтәшләре арасында Алсу Зайцева, Мирза Шәймәрданов, Рәзилә Зарипова, Аяз Якупов, Илфирә Шәрипова, Азат Әхмәдиев, Сәйдәш Шәймәрдановлар беренче урыннарны алдылар. Яшь спортчыларга ярышларның иганәчесе Эдуард Әминов тарафыннан әзерләнгән бүләкләр тапшырылды. фото: http://www.proswim.ru/article/
-
Мәмәшир клубында “Сәлам юллыйм” дигән музыкаль кичә узды
Бәйрәмдә авыл халкыннан килгән хатлар буенча музыкаль сәламнәр тапшырылды, әниләргә багышланган шигырьләр укылды, җирле шагыйрәләр сәхнәдә үзләренең иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр. фото: http://wap.mms.mts.ru/contents/1120250?ct=photos
-
Кукмарада ике хатын-кыз исерек хәлдә машина йөрткән өчен тоткарланган
Көннәр салкын торуга карамастан, кар яумаганга борчыла ук башлаган идек инде. Һәрнәрсәнең үз вакыты шул, җәмәгать. Ниһаять, кышның иң беренче көнендә, бар җиһанны аклыкка төреп, җир өстенә юка кар юрганы түшәлде. Әмма, бер яхшының бер яманы дигәндәй, 1 декабрьдә юл-транспорт фаҗигаләренең саны аеруча арткан. Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән...
-
Районыбызның инвалидлар җәмгыятенә 25 ел булды
Аны оештыруны 1988 елда Әлфинур Сабитова һәм Илгизәр Закиров башлап җибәрделәр. Илгизәр Закиров оешманың беренче җитәкчесе булды, икенчесе - Мәсләви Галиев, өченчесе - Ясәви Заһидуллин. Аларның барысы да үз вазыйфаларына бик җаваплы карады. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән эшләү җиңел түгел. Алар әйләнә-тирәдәге хәлләрне бик нечкә тоемлыйлар. Хәтта физик яктан таза...
-
Казах - татар арасы
Көз башында кукмаралылар Казахстанның башкаласы Астана каласында Татарстан көннәрен үткәрүдә үзләренең зур өлешләрен кертеп, районыбыз халкының тормышы, гореф-гадәтләре, җитештергән товарлары белән таныштырып кайттылар. Райондашларыбыз көче белән ясалган татар утары һәркемнең игътибарын җәлеп итте. Шәхсән үзем андый зур вакыйгаларга соңрак нәтиҗә ясыйм. Чөнки беренче туган хисләр һәрвакыт күтәренке, вакыты белән алдавыч...
-
“Ялкын”да шөгыльләнүче егетләр киокусинкай буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә катнашты
Пермь шәһәрендә киокусинкай буенча Идел буе федераль округы беренчелеге үтте. Анда Россиянең 7 төбәгеннән 256 спортчы катнашты. Татарстан данын "Ялкын" яшүсмерләр клубыннан йөрүчеләр яклады. Күппрофильле лицей укучылары Ранис Якупов (тренеры Алмаз Галәветдинов) 55 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында өченче урынны алды. фото: http://www.sayanogorsk.info/news/note/4939-2-sportsmena-iz-sayanogorska-pobedili-na-pervenstve-rossii-po-kiokusinkaj-karate/
-
Бушап калган тәлинкәдә пешекченең уңганлыгы күренә
Еллар арты еллар үтә, беркем дә, бернәрсә дә вакыт агышына каршы тора алмый. Әмма күңел генә бу дулкынга бирешергә теләми. Гомер уртасына җитеп, нәтиҗә ясый аласың икән, бу зур бәхеттер, дип уйлыйм мин. Кукмара бистәсендә гомер итүче Рәсимә Хантимирова да: "Үткәннәргә борылып карыйм да шаккатам: күпме сулар аккан, никадәр эшләр...