25 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Кукмарада яшәүче Ибраһимовлар бакчадагы бассейнда инештән тоткан балыклар үрчетәләр
Үземнән беләм: агым суга карап, анда тын гына йөзеп йөргән балыкларны күзәтү күңелгә чиксез рәхәтлек, ял бирә. Авыр, борчулы уйлардан арынасың, дөнья мәшәкатьләре эреп юкка чыккандай була. Әнә шулай табигать белән ара-тирә булса да "күзгә-күз" калулар кирәктер ул. Кайберәүләр юкка гына өйләрендә аквариумнар тотмыйлар бит. Пыяла тышча эчендәге галәмәт матур...
-
Мини футбол турнирының оештыру җыелышы була
26 ноябрьдә "Ялкын" спорткомплексында "Хезмәт даны" газетасы призына үткәрелә торган мини футбол турнирның оештыру җыелышы була. Башлана 20.00 сәгатьтә. 89625610950 (Фәрит Сәйфетдинов). фото: http://mrsss.ru/?page=77
-
Сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне уңаеннан китапханә сәгате узды
Бөтендөнья сүлекләр һәм энциклопедияләр көне уңаеннан район үзәк китапханәсендә "Тел күрке - сүз" китапханә сәгате узды. Чараны Кукмара 1нче гимназиясе укучылары белән Лилия Саттарова үткәрде. фото: http://avanta.kp.ru/seria.asp?s=Larousse&sort=price
-
Районыбыз үзешчәннәре “Идел йорт” бәйгесенең йомгаклау этабында катнашты
Казанның Сәид Галиев исемендәге мәдәният йортында халык театрлары арасында узучы "Идел йорт" республика бәйгесенең йомгаклау этабы узды. Әлеге чарада район халык театры Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган "Бәйләнчек" спектаклен тәкъдим итте. Спектакльдә районыбыз үзешчәннәре: Раушан һәм Рөстәм Зиннуровлар, Гөлнур Гарипова, Альмир Гафаров, Харис Мостафин, Алсу Минхаҗева, Руфинә Габделхәева, Роза Бадышева,...
-
“Кыш бабайга открытка” конкурсы бара
10 декабрьгә кадәр почта бүлекчәләре "Кыш бабай котлаулары" проекты кысаларында Яңа ел бүләкләре һәм котлау открыткаларын ил буенча тарату өчен заказлар кабул итә. "Кыш бабайга открытка" конкурсында катнашып, җиңү яулаганнарга исә аларны бушка җибәрү мөмкинлеге бирелә. Әлеге конкурс турында тулырак www.tatpochta.ru сайтында танышырга мөмкин. Конкурс 10 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк....
-
Җылылык кадере салкында беленә
Киләсе елда Кукмарадагы күпкатлы йорт фатирларына ике контурлы мичләр урнаштыру буенча эш төгәлләнергә тиеш. Поселок башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин: "Бу эшне башкарып бетермичә, җылылык бирү буенча проблемаларны тәртипкә салып булмый", - дип белдерде. Кукмарабызда бүгенге көндә ике һәм аннан да күбрәк катлы 139 йорт бар. Шуларда яшәүчеләрнең инде күпчелеге...
-
“Аргамак” командасы Актанышта уңышлы чыгыш ясап кайтты
Районыбызның "Аргамак" командасы Актанышта кул көрәше буенча узган республика ярышларында катнашып кайтты. 60 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгында Кукмарадан Валентина Борисова - икенче урынны алды. 60 килограммнан югары үлчәү авырлыгында Зур Кукмарадан Камил Хәйруллин - икенче, Кукмарадан Ләбибә Талипова, Ош.Юмьядан Валерий Николаевлар өчен урыннарга чыктылар.
-
Бушлай диспансеризация үтеп калырга ашыгыгыз
Район үзәк дәваханәсендә быел 21, 24, 27, 30, 33, 36, 39, 42, 45, 48, 51, 54, 57, 60, 63, 66, 69, 72, 75, 78, 81, 84, 87, 90, 93, 96, 99 яшь тулучыларга диспансеризация үткәрелә. Аны үткәрү срогы тәмамланырга ике атна вакыт калды. Үз сәламәтлеге турында кайгыртучылар бу көннәрдә район...