19 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Карабодайсыз да торырбыз
Беркөнне карабодай ярмасы алыйм, дип кибеткә кергән идем, беткән булып чыкты. "Бәясе арта, килограммы 50 сум була, дип күпләп алып бетерделәр бит аны", - ди кибетче. Үзебезнең йорт тирәсендәге берничә сәүдә ноктасына сугылдым, берсендә дә карабодай юк. Нинди галәмәт икән бу?! Юкса телевизордан: "Быел республикада карабодай уңды, 17 мең тонна...
-
Мәктәпләрдә парламент дәресләре уза
Татарстан Дәүләт Советының 20 еллыгы уңаеннан 22 ноябрьгә кадәр белем йортларында "Законнар монда туа" дигән темага парламент дәресләре уза. Дәресләрдә, сыйныф сәгатьләрендә укучылар законнар, конституция, хакимият органнары, депутатлар һәм аларның җәмгыятьтәге роле хакында сөйләшәләр, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алалар. фото: http://zel-liceum9.ucoz.ru/photo/24-0-504-3
-
Лубянда Кооперативный урамына юл билгесе куелган
Лубянның Кооперативный урамында "Сак булыгыз - балалар" дигән юл билгеләре, юлның сөзәк урынына ком белән савытлар куелган. фото: http://vedkar.ru/obshhestvo/dorozhnye-znaki-deti-poyavyatsya-v-sortavale-posle-vmeshatelstva-prokuratury/
-
Sntat.ru сайтының Татарстанда җитештерелүче товарлар исемлегендә Кукмараның өч оешмасы да бар
"Татарстанныкын сайла!" акциясе кысаларында sntat.ru Татарстанда җитештерелүче товарларны барлаган. Исемлекнең аяк киемнәре бүлегендә күрсәтелгән товар җитештерүчеләр арасында Кукмара киез итек-киез комбинаты да бар. Савыт-сабалар бүлегендә дә Кукмара металл савыт-сабалар заводы продукциясе урын алган. Кием-салым бүлегендә кабат районыбыз продукциясе күрсәтелгән - "Хыял" тегү фабрикасында тегелән өс киемнәренә зур бәһа бирелгән. фото:...
-
Зур Кукмара клубында "Җырлыйк әле" дигән концерт булды
Зур Кукмара авылы мәдәният йортында район Мәдәният йорты һәм Зур Кукмара авылы үзешчәннәре көче белән "Җырлыйк әле" дип аталган концерт булды. фото: http://uin.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/tape/?page=66
-
Росреестр идарәсенең Кукмара бүлеге "Кайнар телефон линиясе" үткәрә
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең Кукмара бүлеге 21 ноябрьдә 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр 2-64-01 телефоны буенча бердәм "Кайнар телефон линиясе" үткәрә. фото: http://tppvo.ru/news/news_3260.html
-
Район халкын Татарстан Дәүләт Советы депутатлары кабул итәчәк
Гражданнар игътибарына! 21 ноябрьдә район Советы бинасында Татарстан Дәүләт Советы депутатларының халыкны кабул итүе оештырыла. 11.00 сәгатьтән халыкны Вәгыйз Васил улы Минһаҗев, 13.00 сәгатьтән Римма Атлас кызы Ратникова кабул итәчәк. Алдан язылу өчен телефон: 2-70-53. фото: http://www.tumix.ru/news/?page=523358
-
Донор каны алу көне 11-12 декабрьгә күчерелде
Игътибар! Донор каны алу көне үзгәртелде. 25-26 ноябрьдән 11-12 декабрьгә күчерелде. Шулай итеп, 11-12 декабрьдә 9 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр Кукмара үзәк дәваханәсенең кабул итү бүлегендә донор каны алу оештырыла. Быел беренче тапкыр кан бирүчеләргә көчәйтелгән туклану өчен 300 сум, икенче тапкыр кан бирүчеләргә 600 сум түләнәчәк. фото: http://vk.com/wall-16905638_2603