12 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Кукмарада беренче сыйныфларга мәдәният көндәлекләре тапшырылды (+фото)
Районыбыз китапханәләрендә Мәдәният дәресләре узды. Анда барлык беренче сыйныфларга "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" тапшырылды. Балалар әти-әниләре, сыйныфлары белән бергә республикабызның тарихи-истәлекле урыннарында булып, төрле мәдәни чараларда катнашканнан соң, үзләренең тәэсирләрен көндәлеккә язып барырга тиеш булалар. Иң яхшы мәдәни көндәлек иясенең көндәлеге май аенда бәйгенең республика турына җибәреләчәк. Көндәлек төсле...
-
Нырья мәктәбе укучылары юл йөрү кагыйдәләренә багышланган дәрестә катнашты
Нырья урта мәктәбендә 1-7 сыйныф укучылары белән юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чара үткән. Балалар "Күңелле стартлар" уенында катнашканнар, агитбригада чыгышын караганнар. ЮХИДИдән килгән кунак укучыларга балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләре турында сөйләгән, юлларда игътибарлы һәм сак булуның мөһимлеген аңлаткан. Елена Яковлева "Күңелле стартлар"да җиңү яулаган командага велосипед бүләк иткән....
-
"Аргамак" командасы республика конкурсында беренчелекне алды
Район инвалидлар җәмгыятенең "Аргамак" спорт командасы Актанышта узган шахмат-шашка республика беренчелегендә шахмат буенча абсолют беренче урын яулап кайтты. Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә шәһәрләре командаларын узып бит! Альберт Сәләхов исә авыл районнары уенчылары арасында җиңеп, алтын медальгә лаек булды. Абсолют беренчелектә ул - икенче. Узган елгы чемпион - Яр...
-
РДКда Әниләр көне уңаеннан конкурс башланды (+фото)
12нче һәм 13нче ноябрьләрдә район Мәдәният йортында Әниләр көненә багышлап әниләр турында җыр һәм шигырь конкурсы үткәрелү хакында хәбәр иткән идек инде. Бәйгенең беренче көнендә чыгыш ясаучылар арасында балалар бакчаларына йөрүчеләр дә, укучылар да, өлкәннәр дә бар иде. Бәйге 13 ноябрьдә дә дәвам итәчәк. Конкурста теләгән һәркем катнашып, үзе теләгән...
-
“Зилант”та волейбол буенча район беренчелеге узачак
23 ноябрьдә "Зилант" спорткомплексында 1998 елгы кызлар арасында Айдар Закиров истәлегенә волейбол буенча район беренчелеге узачак. Башлана 9.00 сәгатьтә. фото: http://omsk.zaotdih.ru/afisha/sport/event12158/
-
Татар авылына дуңгыз кирәкме?
Мин тумышым белән Олыяз авылыннан, тормыш иптәшем Балыклыдан. Бүгенге көндә Кукмара бистәсендә яшәсәк тә, туган якларга еш кайтып йөрибез. Балыклы авылында дуңгыз фермасы бар. Аның сасы исе тирә-якка тарала. Татар авылына бер дә килешми, ямьсез күренеш, дип уйлыйм. Хәзер бит дин алга киткән заманда яшибез, "хәләл" маркалы продукциягә игътибар бирәбез....
-
Поч.Сутерда яшәүче Зинаида Жукова энесенең улын эзләп тапкан
Телевизордан "Жди меня" тапшыруын карап, якын кешеләрнең бер-берсен эзләп табуына күз яшьләре аша сөенеп утырабыз. Шундый ук дулкынландыргыч хәлләр янәшәбездә дә бар икән, ләбаса! Поч.Сутер авылында яшәүче, авыл мәктәбендә директор урынбасары, аннары директор булып эшләп, лаеклы ялга чыккан Зинаида Жукованың шатлыгы чиксез: инде бакыйлыкка күчкән энесенең улын табып, күрешү бәхетенә...
-
Сыйфатсыз товарлар турында "кайнар линия"гә шалтыратырга мөмкин
12 ноябрь - Дөньякүләм сыйфат көне. Бу көнне Татарстанда азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларның сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләренә багышланган махсус "кайнар линия" эшләячәк. Соравы булган һәркем иртәнге сәгать уннан кичке сәгать бишкә кадәр (843) 236-94-11 номерына шалтырата ала. фото: http://kominternovo.com/novosti/oblast/533-zhiteli-kominternovskogo-rayona-massovo-zvonyat-gubernatoru.html