11 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Кабатланмас мизгел
Муллина Рәзинә, Кукмарадан. Рузилгә 1,5 яшь.
-
Кукмаралылар Югары Арбашта концерт куйды (+фото)
Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан Югары Арбаш клубында районы мәдәният йорты үзешчәннәре зур концерт куйдылар. Алар тамашачыларга үзләренең иң матур, моңлы җырларын, дәртле биюләрен бүләк иттеләр. Авыл халкы артистларга алкышларын кызганмады, чыгышларыннан бик канәгать калдылар. Альбина Әгъләмова.
-
БДИ үзгәрешләрсез булмый
Уку әсбапларын бер читкә куеп, мәктәп турында бөтенләй диярлек онытып, рәхәтләнеп ял итә идек без каникулларда. Хәзер исә...югары сыйныф укучыларының яллары дәүләт йомгаклау аттестациясе (ДЙА) белән бердәм дәүләт имтиханнарын (БДИ) ничек тапшырасы булыр икән, дип борчылып һәм шуларга әзерләнеп уза. Имтиханнар белән бәйле яңалыклар да бик күп. Әле бер төрле,...
-
Волейбол ярышында “Форпост” беренчелекне алды
"Ялкын"да волейбол ярышлары үтте. Анда "Форпост", "Район хакимияте", "Эчке эшләр бүлеге җитәкчелеге", "Криминаль полиция", "Участок инспекторлары", "Ведомстводан тыш сак бүлеге" командалары катнашты. Беренче урынга "Форпост" чыкты. Икенче-өченче урыннарны "Криминаль полиция", "Район хакимияте" командалары бүлеште. фото: http://rsspenza.ru/pachelmskiy?start=252
-
Кукмарада донор каны алу оештырылачак
25-26 ноябрьдә, 9 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр Кукмара үзәк дәваханәсенең кабул итү бүлегендә донор каны алу оештырыла. Быел беренче тапкыр кан бирүчеләргә көчәйтелгән туклану өчен 300 сум, икенче тапкыр кан бирүчеләргә 600 сум түләнәчәк. фото: http://news.rambler.ru/19593674/
-
Район эчке эшләр бүлеге начальнигы призына ату ярышлары узды
Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан полиция хезмәткәрләре арасында район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев призына ату ярышлары узды. Беренче урынга район ведомстводан тыш сак бүлеге начальнигы Ленар Шәйхетдинов чыкты. фото: http://58.mvd.ru/news/item/447066/?print=1