21 октябрь 2014 яңалыклары
-
Кукмара полициясе 30 яшькә кадәрге ир-егетләрне эшкә чакыра
Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге офицерлык вазыйфасына 30 яшькә кадәрге ир-егетләрне эшкә чакыра. Армия хезмәте узган булу, урта һөнәри һәм югары юридик белем булу шарт. Белешмәләр өчен телефон: 2-61-87. фото: http://www.kchetverg.ru/2013/11/05/policiya-kachkanara-priglashaet-na-rabotu-molodyx-lyudej-v-vozraste-ot-18-do-35-let/
-
Көзге байлыклар
Мин үзем күп кенә бакча эшләрен көздән үк башкарырга тырышам. Менә быел да көздә дә кыяр, кабак түтәлендәге тиресне помидор, суган, кишер түтәлләренә таратып, кыяр-кабак түтәлен яңартып, эре терлек тизәген түгеп, өеп бардым. Карлыган, чия, алма, кура, слива, балан, миләш куакларының карт ботакларын кисеп, ташып-яндырып бардым, кәүсәләрен әйбәтләп бәйләп чыктым,...
-
Олыяз мәктәбе укучылары туганнар каберлеген чистартты (+фото)
Олыяз урта мәктәбенең 11 сыйныф укучылары поселокның рус зиратындагы туганнар каберлеген чистартты. 1942-45 елларда госпитальдә яралардан вафат булган сугышчылар җирләнгән каберлекнең әйләнә-тирәсен тәртипкә китерү үзе зур савап.
-
Кукмараның боксчы егетләре булдыра!
Алабуга шәһәрендә Алабуга районы башлыгы призына "Б" класслы бокс буенча XII гомумроссия турниры узды. "Зилант" спорт мәктәбеннән тренер-укытучылар Ленар Галеев һәм Ленар Әүхәдиев кул астында шөгыльләнүче Искәндәр Хөснетдинов (46 килограмм) - 1 урын, Таһир Нуртдинов (30 килограмм), Вальмир Манапов (43 килограмм) 5 урыннарны алып кайттылар. фото: http://nepravda.in.ua/news/ukrainskie-otamanyi-pobedili-alzhirskih-pustyinnyih-yastrebov.html
-
Камышлыда зират чистарту өмәсе була
25-26 октябрьдә Камышлы авылы зиратында өмә үткәрелә. Барлык авылдашларны, якташларны әлеге изге эштә көтеп калабыз. Башлана 8.00 сәгатьтә. фото: http://as.baikal.tv/pages/news/?date=2008-04-29
-
Бозлы яңгыр райондагы 605 хуҗалыкны утсыз калдырган
Бозлы яңгыр, электр чыбыкларына зыян китереп, Нырты, Төркәш, Ядегәр һәм шул яклардагы берничә авылны, төгәлрәк әйткәндә, 605 хуҗалыкны, 1693 кешене утсыз калдырды, дип хәбәр итте "117нче янгын часте" федераль дәүләт учреждениесе җитәкчесе Мансур Рәхмәтуллин. Өзеклекләр бетерелгән. Моннан тыш, тимер юлның Каенсар станциясеннән Кукмарага таба өлешенә агачлар авып төшеп, поездлар йөрүен...
-
Күргәзмәдә "Кукмара балы"н тәкъдим иткән Бариевлар Мәскәүдән алтын медаль белән кайттылар
Мәскәүдә Россиякүләм 16нчы "Алтын көз" агросәнәгать күргәзмәсе үткәрелде. Бертуган Бариевларның гаилә фермасы күргәзмәгә үзләре җитештергән ясалма кәрәз, бал ипие, "Кукмара балы"н тәкъдим иткәннәр иде. Әлеге продукцияләргә югары бәя бирелеп, аларга алтын медаль белән "Югары сыйфатлы умартачылык продукциясе" өчен дигән Диплом тапшырылды.