Кукмарада яшәүче Дания Фәләховадан тәмле рецептлар
Виноград яфрагына төрелгән фарш белән гөмбә
Суган, кишер, фаршны бергә, консервланган шампиньон гөмбәсен аерым кыздырып, бергә кушасы. Барлыкка килгән эчлекне виноград яфракларына конверт формасында төрәсе. Чуенга рәт-рәт тезеп, араларына кыздырган кишер белән суган, тәмләткечләр саласы. Әзрәк су салып, 20 минут тирәсе акрын утта пешерәсе.
Помидор тозлау
Бер литрлы банкага бер...