Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 1 октябрь 2014 яңалыклары

    • 1 октябрь 2014 - 11:49
      Вахиттә мега-ферма ачылды (+фото)
      Вахитов исемендәге хуҗалыкта быел иртә яздан 1200 мал сыешлы мега-ферма төзүгә керешкәннәр иде. "600 терлеккә исәпләнгән бер корпусын һәм саву цехын сентябрь аенда тапшырырга ниятлибез", - дип белдерде хуҗалык рәисе Нәфыйк Хөсәенов март аенда үткәрелгән семинар-киңәшмәдә. Ай-һай, зур төзелеш бит, ноябрь-декабрь айларсыз да мал кертә алмаслар әле, дигән уй үткән...
      367
      0
      0
    • 1 октябрь 2014 - 09:21
      Кукмарадан "Халык контроле"нә юлланган хәбәрләрнең күбесе юл хәрәкәтен оештыру белән бәйле
      Республикада "Халык контроле" дәүләт мәгълүмати системасы эшли. Аның ярдәмендә һәркем үзенең моң-зарлары, теләк-тәкъдимнәре, проблемаларын төрле ведомстволарга җиткерә, кешеләр калдырган гаризаларга "ошый" (ошамый) тамгасын куя, ведомстволар чыгарган карарларны бәяли ала. Шунысын да искәртеп узарга кирәк: гариза калдырырга теләүче кеше uslugi.tatarstan.ru порталында теркәлгән булырга тиеш. Системаның эшләү статистикасы белән һәрдаим танышып барырга...
      342
      0
      0
    • 1 октябрь 2014 - 07:36
      Әсән-Елга авылында полиция йорты ачылды (+фото)
      Полициянең участок инспекторларын халыкка тагын да якынайту, аларның тормыш шартларын яхшырту максатында Татарстан Президенты инициативасы белән республикада махсус программа кабул ителгән иде. Аның кысаларында районда республика һәм муниципаль берәмлек хисабына ике административ-торак комплексы төзелеп сафка басты. Бүген Әсән-Елга авылында "Строй-Гарант" төзелеш оешмасы хезмәткәрләре көче белән төзелгән полиция йортының ачкычы иясенә...
      395
      0
      0
    • 1 октябрь 2014 - 06:44
      Кукмара үзәк мәчетендә вәгазь кичәсе үткәрелә
      2 октябрь, пәнҗешәмбе көнне "Мөселманнар җыены" кысаларында Кукмара үзәк мәчетендә вәгазь кичәсе үткәрелә. Вәгазьче - Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин. Башлана 19 сәгатьтә. фото http://quorum.kz/ab/news/religiya/20072012101449
      430
      0
      0
    • 1 октябрь 2014 - 06:25
      Корбан чалу үзенчәлекләре
      Корбан чалу - моны башкарырга мөмкинлеге булган һәрбер мөселманның Аллаһ каршындагы бурычы. Әгәр кешенең матди хәле корбан сатып алырлык булмаса - аңа корбан чалу мәҗбүри түгел (Татарстан казыяте карары нигезендә быел 15 мең сум акчасы булган мөселманнарга корбан чалу вәҗеб). Зәкәт бирү, ураза тоту кебек, корбан чалу да кеше өстендә...
      367
      0
      0
    • 1 октябрь 2014 - 05:00
      РДКда Өлкәннәр көне уңаеннан бушлай концерт була
      1 октябрь - Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан район Мәдәният йортында бәйрәм концерты була. Башлана көндезге сәгать 14.00дә. Керү бушлай. фото: http://rdk-bikin.ucoz.ru
      351
      0
      0
    • 1 октябрь 2014 - 04:31
      Район җитәкчесе Сергей Димитриев Халыкара өлкәннәр көне белән котлады
      -Хөрмәтле өлкәннәребез! Сез катлаулы тормыш юлы үтеп, авырлыкларны, сынауларны җиңеп, матур яшәү үрнәге күрсәттегез, туган төбәгебезне төзекләндерү, аның икътисадын ныгытуга үзегездән зур өлеш керттегез. Авыл хуҗалыгында, завод-фабрикаларда, төзелештә, сәламәтлек саклау, мәдәният, мәгариф өлкәсендә игелекле хезмәт итеп, чордашларыгызның ихтирамын, без - яшьләрнең хөрмәтен яуладыгыз, - диелә котлауда. -Сезнең бай тәҗрибәгез, үтемле...
      398
      0
      0
    Реклама