21 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Укучылар ярминкәсеннән фоторепортаж
Җиңү паркы каршындагы мәйданда район мәктәпләре, балалар бакчалары үзләренең бакчаларында үстерелгән җиләк-җимеш, яшелчә белән сату итте. Район халкы якүргәзмә-ярминкәдән бик канәгать калды.
-
Кукмаралылар Казахстанның Астана шәһәрендә узган Татарстан Республикасы көннәрендә катнашты
19-20 сентябрьдә Казахстан Республикасының Астана шәһәрендә Татарстан Республикасы көннәренә багышланган чаралар узды. Бәйрәм программасында Тынычлык һәм татулык сараеның Опера залында Татарстанныңсәнгать осталары гала-концерты, "Хан-Шатыр" сәүдә-күңел ачу үзәге янындагы мәйданда сабантуй, Татарстан Республикасының сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе һәм анда куелган продукцияне сату, Татарстан артистлары концерты, сәүдә күргәзмәсе һәм башкалар...
-
Китапханәче "Тылсым"га йөрүче өлкәннәргә тематик дәрес күрсәтте
"Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең "Наз" социаль-тернәкләнү бүлекчәсендә "Этикет" дигән иҗади тематик дәрес узды. Әлеге чараны район үзәк китапханәчесе Лилия Гарипова оештырды. Социаль тернәкләнү узучы мөмкинлекләре чикләнгән өлкәннәр лекция тыңладылар, викторинада катнаштылар. фото: http://www.elfikarussian.ru/wp-content/uploads/folder/catalog/prezentatsii-po-okrugayushchemu-miru-3-klass-prirodnie-bogatstva.php
-
Траншея казымыйча гына су, канализация үткәреп була
-Яңа өй салып чыктык бит әле. Су керткәндә таш юл аша траншея казыту өчен экскаватор чакыртырга туры килде. Торбаны нигез астыннан үткәрү өчен дә, җирне көрәк белән ермачлап, шактый азапландык. Югыйсә, җир астыннан тишеп кертү ысулы бар икән бит! Үзебезнең Кукмарадагы "Спецстрой" дигән оешма шул эш белән шөгыльләнә, дип ишеттем....