13 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Кукмараның полиция хезмәткәрләре укучыларга аларның хокук һәм бурычлары турында сөйли
Район эчке эшләр бүлегенең участок инспекторлары һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан поселок һәм авыл мәктәпләрендә укучыларга аларның хокукларын һәм бурычларын, административ хокук бозулар өчен каралган административ һәм җинаять җаваплылыгы турында аңлатулар үткәрелә. Шулай ук әңгәмәләр барышында "Экстремизмга - юк!" айлыгы белән бәйләп, террорлык турында ялган мәгълүмат җиткергән...
-
Ятмас Дусай авылы зираты чистартылды
Ятмас Дусай авылы зиратын чүп үләннәреннән чистарту буенча соңгы өмә июль аенда гына уздырылган иде, әмма дәвамлы яңгырлардан соң үләннәр янә биек булып үстеләр. Зиратта кабат өмә үткәрелде. Анда авыл халкы, бигрәк тә яшьләр актив катнашты, дип хәбәр итте авыл ветераннар советы җиәкчесе Вакыйф Фәйзрахманов. фото: http://www.obzor-smi.ru/?com=articles&task=view&page=articles_of_theme&id=6&pg=144
-
Кукмара базары гөрләп тора
Көзге базар үзенә күрә матур ул. Бер-бер артлы тезелеп киткән сәүдә рәтләрендәге муллыкны әйт син, болытның бер почмагыннан ялындырып кына чыккан кояш нурлары астында җемелдәшеп, узган-барганны кызыктырып, үзләренә "дәшеп торалар". Бакчам юк шул, берни үстерә алмадым, дип тә борчыласы юк. Районның төрле почмакларыннан килгән сатучыларда алмасы да, кишер, суган, помидор...