Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 11 сентябрь 2014 яңалыклары

    • 11 сентябрь 2014 - 11:18
      Байлангар һәм Манзараста спорт мәйданчыклары ачылды (+фото)
      "Бердәм Россия" сәяси партиясе инициативасы белән быел ел ахырына кадәр 45 муниципаль берәмлектә 319 мәйданчык төзү каралган иде. Сәламәт яшьләрнең өметле киләчәк икәнен аңлап һәм Универсиада объектларын төзегәндә күрсәтелгән ярдәм өчен Республика Президенты районыбызга 11 спорт мәйданчыгы бүләк итте. Бүген шуларның соңгы икесе Байлангар һәм Манзарас авыл җирлекләрендә ачылды. Мәйданчыкларны...
      313
      0
      0
    • 11 сентябрь 2014 - 09:42
      Рәшит Минегалиевның юмарт бакчасы (+фото)
      Нормабаш авылыннан Рәшит Минегалиевның ян бакчасы зур түгел. Әмма шул өч сутый җирдән дә ул мул уңыш җыя. Ян капка яныннан ук безне роза, крыжовник куаклары һәм башка бакча гөлләре каршы ала. Ә өй артындагы кечкенә генә җир кишәрлеге төрледән-төрле үсемлекләр, җиләк-җимеш, яшелчәләр белән капланган. Монда чөгендернең генә дә ике,...
      343
      0
      0
    • 11 сентябрь 2014 - 08:50
      Безнең Роза апабыз
      Роза апа Закированың Янил авылында (Кукмара районы) туып-үсеп, шунда урта белем алганын белсәм дә, әнисе Анна апа, туганнары Александр абый, Галя апалар белән шактый аралашкан булсам да, барыбер ул безнеке, Олыязныкы кебек. Халык алдында бик абруйлы, дәрәҗәле шәхесләрнең берсе ул. Беренчедән, ул минем укытучым. Зифа буйлы, озын чәчле, зәңгәр күзле...
      320
      0
      0
    • 11 сентябрь 2014 - 06:45
      “Экстремизмга – юк!” айлыгы барышында район китапханәләрендә төрле чаралар уза
      "Экстремизмга - юк!" республикакүләм айлык кысаларында районыбызның китапханәләрендә төрле чаралар үткәрелә. Үзәк һәм Өлге, Күкшел, Балыклы, Лельвиж авылы китапханәләрендә укучы балалар белән экстремизм, терроризмның куркыныч булуы турында сөйләшүләр, тәрбия сәгатьләре, әңгәмәләр үткәрелде. Шулай ук Иске Оча, Купка, Каенсарда "Безгә тынычлык кирәк", "Балалар террорга каршы" кебек темаларга рәсем конкурслары, Түбән Комар,...
      295
      0
      0
    • 11 сентябрь 2014 - 05:17
      Сайлауларда тәртип бозсаң, җавап тотасың була
      14 сентябрь - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау көне! Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау буенча сайлау алды кампаниясе һәм сайлаулар көнендә халыкның тынычлыгын һәм иминлеген саклауга Россия эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге аеруча зур игътибар бирәчәк. Гражданнарның хокукларына, җәмәгать тәртибенә һәм куркынычсызлыгына яный торган хокук бозулар...
      348
      0
      0
    • 11 сентябрь 2014 - 04:01
      Сәрдекбаш мәктәбендә “Көзге кросс” ярышы узды (+фото)
      Нәргизә һәм Айзилә Кадыйровалар, Данияр Вәлиев, Зилә Сәфәргалиева, Данис Вәлиев, Раниф Сәйфетдинов, Илсинә Якупова, Илүзә Садриева, Булат Хәлиуллиннар призлы беренче урыннарны яуладылар. Котлыйбыз. Бу хакта Заһид Мөхәммәтҗанов хәбәр итте.
      392
      0
      0
    Реклама