26 август 2014 яңалыклары
-
Кукмарага эшлекле визит белән Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килә
Иртәгә, 27 август көнне, районга Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның килүе көтелә. Эш программасында Пчеловод авылындагы сэндвич-панель җитештерү цехының төзелеше белән танышу, поселоктагы 140 урынлы "Кояшкай" балалар бакчасында булу, 260 урынга исәпләнелгән балалар бакчасына нигез ташы салу, Зур Кукмарадагы күпфункцияле үзәкне ачу тантаналарында катнашу, район активы белән очрашу каралган....
-
Кукмарада җәяүлеләр белән бәйле 21 авария булган
Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның 7 аенда Татарстан юлларында 736 җәяүле юл һәлакәтенә очраган, аларда 68 кешенең гомере өзелгән, 701е төрле тән җәрәхәтләре алган. Россия Федерациясе административ хокук бозулар Кодексының 12.18 маддәсе нигезендә юл йөрү кагыйдәләрен үтәмичә, җәяүлеләргә юл бирмәгән транспорт йөртүчеләргә 1,5 мең...
-
Җәйнең соңгы көннәрендә Кукмарада һава торышы ничек булыр?
Тагын бер җәй белән хушлашыр вакыт җитте. Бигрәк тиз үтеп китте шул. Эссе көннәр артта калды, температура төшә бара. Иртән һәм кичләрен җиргә салкынлык иңә, үләннәргә мул булып чык төшә. Шулай итеп, көзгә кереп баруыбыз. Синоптиклар хәбәр итүенчә, иртәгә аязучан болытлы һава, көндез 20 градус җылылык сакланачак. Пәнҗешәмбе инде көндезге...
-
"Кабатланмас мизгел" фотолар бәйгесе бара
Әкияттә - аҗдаһалар утлы, Купкада - тавыклар! Альбина ГАЗЕЕВА, Кукмара.
-
Районыбызның кыр батырлары менә кемнәр
11 - 17 августка кадәрге вакытка билгеле булган кыр батырлары: Игеннәрне суктыруда катнашучы алдынгы комбайнчылар: «Тойма» ширкәтеннән Райнаф Галиев, Вахитов исемендәге хуҗалыктан Нургали Тимергалиев, «Тукай» агрофирмасыннан Николай Арукаев. Игеннәрне теземнәргә салучы алдынгы комбайнчылар: «Тойма» ширкәтеннән Роберт Фаткрахманов, "Восток" хуҗалыгыннан Илгизәр Рамазанов, «Тойма» ширкәтеннән Рафис Шакирҗанов. Ашлык ташучы алдынгы шоферлар: "Әсәнбаш"...
-
Республика турнирында Кукмараның спортчы егетләренә тиңнәр булмады (+фото)
"TATFIGHT" һөнәри көрәш лигасы кысаларында Зур Кукмарадагы "Ялкын" спорткомплексында республика турниры үткәрелде. Программада киокусинкай каратэ, сугышчан самбо, кикбоксинг бар иде. Әлеге чарада район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, Россия Сугышу сәнгате берлегенең Татарстан Республикасы буенча филиалы Президенты, "ТАТФАЙТ" һөнәри көрәш Лигасының мактаулы президенты, Татарстан Президенты ярдәмчесе Фәрхәт Хөснетдинов, ТАТФАЙТ" һөнәри көрәш Лигасы,...
-
Районыбызның мәгариф хезмәткәрләренә күкрәк билгесе тапшырылды
"Мәгарифтәге хезмәтләре өчен" бер төркем мәгариф хезмәткәрләре күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр. Менә кемнәр алар: Владислав Абдуллов - "Балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге" педагогы Гөлчәчәк Ишмеева - Кукмара 1нче гимназиясенең инглиз теле укытучысы Гөлсинә Муравьева - Лубяндагы 2нче номерлы балалар бакчасы мөдире Зөлфия Саверьянова - күппрофильле лицейның башлангыч сыйныфлар укытучысы Миләүшә Сәлимгәрәева...
-
Кукмарада 30 август – Республика көнен уздыру программасы
30 августта поселокның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе каршындагы мәйданда Республика көненә багышланган чаралар үткәреләчәк: иртәнге сәгать 8дән - ярминкә, концерт, кич 19 сәгатьтә - зур концерт, дискотека, массакүләм күңел ачулар. фото: http://www.marimedia.ru/news/culture/item/13956/