Күршеләребез дөнья тирәли сәяхәткә чыккан
"Вятско-Полянская правда" газетасы хәбәр иткәнчә, ут күршебез Нократ Аланында яшәүче эшмәкәрләр Валерий Смолюк, Олег Уваров, журналист һәм тәрҗемәче Альберт Хлюпин дөнья тирәли сәяхәт кылганнар. Дөнья халыкларының уникаль, үзенчәлекле баш киемнәре үрнәкләрен җыеп, музей оештырырга ниятләгән алар. Европаны үтеп, Америкада, Австралиядә, Гавай утрауларында, кыскасы, дүрт континентта, бик күп илләрдә булганнар, төрле...