Ярдәмегез өчен рәхмәт
Кечкенә кызыбыз Илгинәне Кытайга дәваланырга алып бару өчен матди ярдәм күрсәтүләрен сорап, "Хезмәт даны" газетасы аша райондашларга мөрәҗәгать иткән идек. Әйләнә-тирәбездә игелекле, ярдәмчел кешеләр булуына тагын бер кат инандык: хәлебезне аңлап, бик күпләр ярдәм кулы суздылар. Матди һәм рухи булышлык күрсәтүләре өчен туганнарыбызга, дусларыбызга, авылдашларга, Мәмәшир, Аш-Буҗи авылы һәм Нократ...