13 август 2014 яңалыклары
-
Ата-аналардан мәҗбүри рәвештә җыемнар алу турында хәбәр ит
Район прокуратурасы белем бирү йортларында мәгариф турындагы законнарның үтәлешен тикшерә. Шул уңайдан,балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларның һәм укучыларның ата-аналарыннан мәҗбүри рәвештә җыемнар алу очраклары турында район прокуратурасына хәбәр итүегезне сорыйбыз. Адресы: Кукмара поселогы, Ленин урамы, 40нчы йорт.Телефоннар: 2-85-22, 2-65-49, электрон адрес: KUK.Prok@tatar.ru. фото http://hvylya.org/news/digest/rossiyskaya-prokuratura-priznala-nekommercheskuyu-pravozashhitnuyu-organizatsiyu-inostrannyim-agentom.html
-
Журналистыбыз VI Бөтендөнья яшьләр форумында булып кайтты
Казанда VI Бөтендөнья татар яшьләре форумы узды. Анда 24 илдән, Рәсәй һәм Татарстанның төрле төбәк, шәһәр һәм районнарыннан барлыгы 600ләп делегат чакырылган иде. Шәхсән мин үзем әлеге чарада инде өченче тапкыр катнашсам да, һәрберсеннән зур тәэсирләр алып, татар булуым белән чын күңелемнән сөенеп, горурланып кайтам. Без - татарлар Дөньяның төрле...
-
Чарлы авылы янында юл фаҗигасе булды
Кичә кичке алты тулып киткәч, районыбызның Чарлы авылы янында юл фаҗигасе булган. Җиңел автомобиль юл кырыена төшеп капланган. Юл фаҗигасенең сәбәпләре һәм зыян күрүчеләр саны ачыклана. Һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә җиде кеше, өч берәмлек техника, шул исәптән гадәттән тыш хәлләр бүлегеннән өч кеше, бер берәмлек техника эшләгән. Фото һәлакәт булган урыннан.
-
Кукмара - сөт җитештерү буенча республикада 4 урында
Сөт җитештерү буенча районыбыз республикада 4нче урында бара. Ә июль аенда аның күләмен арттыру буенча Кукмара икенче урынга чыкты. Сөтчелек тармагында иң нәтиҗәле эшләүчеләр булып "Урал", Вахитов исемендәге, "Восток" хуҗалыклары, "Әсәнбаш" агрофирмасы санала. "Урал" хуҗалыгы бүген дәүләткә 37 тонна сөт сата. Вахитов исемендәге, "Восток" хуҗалыкларында да сыерларның уртача көнлек савымы...