30 июль 2014 яңалыклары
-
Ядегәр авылында янгында һәлак булучыларга багышлана
Бисмилла, дип башлыйм әле бәетемнең башларын. Матур җәйләр узган чакта Гүргә керде башлары. И, Аллаһым, бир сабырлык, Ачы хәсрәт бу бигрәк. Мондый олы югалтуга Ничек түзәргә кирәк? Иртән торгач, эшегезне бисмилладан башлагыз. Туганнарым, якыннарым, догадан ташламагыз. Бер ни эшләп булмый икән, язмышың шулай булгач, Караңгы җир асларына иртә керергә язгач....
-
Хезмәттәшебез яшьләр форумында катнашачак
Август башында Казан шәһәрендә VI Бөтендөнья татар яшьләре форумы узачак. Биредә чит илләрдән, Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Татарстаннан делегатлар катнашачак. Форумда халкыбызның телен, мәдәниятен,милли үзенчәлекне, рухи мирасны. Традицияләрне һәм дини кыйммәтләрне саклап калу турында сөйлшенәчәк. Әлеге чарада хезмәттәшебез, район газетасы журналисты Алсу Идрисова да катнашачак. фото http://kurs.znate.ru/docs/index-204372.html
-
Ош. Юмья җирлегендә өченче медпункт ачылды
Районыбызның Иске Юмья авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты куллануга тапшырылды. Әлеге көнне күптән көткән иде авыл халкы. Кысан, иске, ярымҗимерек хәлдәге бинада авыруларны кабул итү түгел, хәтта анда керергә дә куркыныч булган. -Фельдшерларыбыз бик әйбәт безнең. Лаеклы ялга чыккан Екатерина Макарованың тәмле теле дә дәвалау сәләтенә ия, аның яныннан шул арада...
-
Район Советы бинасында хезмәтне саклау буенча семинар үткәрелде
Район Советында "Хезмәтне саклау буенча актуаль мәсьәләләрне яктырту һәм эш шартларының торышын, хезмәт, пенсия законнарындагы үзгәрешләрне камилләштерү" темасына багышланган семинар үткәрелде. Семинарда Татарстан Республикасы профсоюзлар федерациясе җитәкчесе урынбасары Марат Гафаров, хезмәт буенча баш техник инспектор Ирина Андина чыгышлары тыңланды. Сүз профсоюз оешмаларының хезмәтне саклаудагы роле, киләсе елдан хезмәтне саклау законнарына...
-
Түбән Өскебаш егете Илдар Нуриев Тын океанда хезмәт иткән
Җир шарының шактый өлешен биләп торучы Тын океан хәрби-диңгез флотында Ватан алдындагы бурычларын үтәүче егетләр аз булмагандыр. Тозлы диңгез суы кемнәргәдер онытылмаслык ачы тәҗрибә, кемнәргәдер көч биргән. Хәрби-диңгез флоты көне уңаеннан, солдат хезмәтенең ике елын диңгездә үткәргән якташым Илдар Нуриев белән хатирәләрне яңарттык. - Маршал Шапошников исемендәге зур хәрби корабльдә...
-
Республика прокуроры кукмаралыларны кабул итте
Бу атнада районыбызда Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нафиков булып китте. Ул гражданнарны кабул итеп, аларның сорауларына җавап бирде, булган проблемаларны хәл итү өчен алынган мөрәҗәгатьләрне тиешле оешмаларга юллады. Аннан соң ул район җитәкчелеге, прокуратура хезмәткәрләре, хокук саклау, башкарма һәм күзәтчелек итү органнары җитәкчеләре катнашында киңәшмә үткәреп, һәрберсенең эшчәнлеге белән танышты,...