14 июль 2014 яңалыклары
-
Районыбызның почта хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте
Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Зур Сәрдек почта бүлеге җитәкчесе Рәбига Сәлихова Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр Министрлыгының Мактау грамотасы белән, Югары Чура почта бүлеге җитәкчесе Галина Филиппова "Россия почта"сы федераль дәүләт унитар предприятиесенең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Кукмара почтамты бухгалтеры Гәүһәрия Газизова, Кукмара почтамты инженеры Минефәния Газизова, Сәрдекбаш почта бүлеге...
-
"Кабатланмас мизгел" фотоконкурсына фотолар килә башлады
Бөек Ватан сугышында катнашып, Ватан сугышы, дан орденнары белән бүләкләнгән, 20 ел "Хезмәт даны" газетасында фотокорреспондент булып эшләгән, бик күп конкурсларда Җиңү яулаган, чын иҗат кешесе булган Садри Минһаҗев истәлегенә фотосөючеләр арасында "Кабатланмас мизгел" дигән фотоконкурс игълан иткән идек. Конкурста тормышның бер мизгеле - табигать күренеш, кешеләр (портрет-рәсем түгел), җәнлекләр,...
-
Сәрдекбашта яшәүче Мостафиннар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале тапшырылды
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан район ЗАГСында зур чара узды. Бәйрәм тантанасына Сәрдекбаш авылында гомер кичерүче Махинур һәм Радик Мостафиннар чакырылган иде. Әлеге гаиләнең кулга-кул тотынышып, бербөтен булып яшәвенә быел 50 ел тула. Биш бала тәрбияләп үстерәләр алар. Радик абый белән Махинур апаның унбер оныгы, өч оныкчыгы бар. Тантанада...
-
Үрәсбаш авылыннан Галина Васильева мәктәпне тәмамлаганнан бирле фермада сыер сава
Авыл мәктәбендә укыганда фермага экскурсиягә төшкәнебез әле бүген дә истә. Сыер саву аппаратлары күтәргән апаларның эшләре белән кызыксынып, шуның кадәр сыерны ничек савып бетерәләр икән дип шаккатып кайткан идек. "Минем әни дә монда эшли", - дип мактанышып та алдык әле ул вакытта. Үрәсбаш авылыннан Галина Васильева да мәктәпне тәмамлаганнан бирле...
-
Китапханәче "Тылсым" үзәгендә сәламәтлек сәгате уздырды
Район үзәк китапханәсе хезмәткәре Лилия Гарипова "Тылсым" социаль яклау үзәгендә булып, "Сәламәт яшәү рәвеше - озын гомерлелеккә юл" дигән мәгълүмати сәгать үткәрде. фото: http://orsona.ru/kitayskiy-ieroglif-zdorove
-
Поч.Сутер мәктәбендә ремонт эшләре бара
"Мәктәпләргә капиталь ремонт" республика программасы кысаларында Поч.Сутер урта мәктәбендә ремонт эшләре дәвам итә. Барлыгы 108 тәрәзә, 78 ишек яңага алыштырылган, 1800 квадрат метрлы түбәне калай белән ябу бара. Алда эчке буяу-шомарту эшләрен башкару бурычы тора. Бу эшкә ата-аналар, мәктәпнең элеккеге укучылары, иганәчеләр һәм укытучылар да үз өлешләрен кертәләр, дип хәбәр...
-
Иске Каенсарда урам юллары төзекләндерелә
Иске Каенсар авылы урамын төзекләндерү бара: юлга вак таш җәелә. Бу эш Кукмара юл идарәсе көче белән башкарыла, дип хәбәр итте Важашур авыл җирлеге сәркатибе Анжела Кузнецова. фото: http://gorodkanash.ru/novosti-kanashskogo-rayona/410-remont-dorogi-v-derevne-novye-pinery.html