10 июль 2014 яңалыклары
-
Без ник шулай битараф соң?
Узган җәй әбием өчен авырдан килде. Мөшкел хәлдә булган табигать йогынтысы астындамы, әллә инде олы яшьтә булу сәбәплеме - сәламәтлеге бик какшады. Төн йокысы белән беррәттән күңел тынычлыгын да җуйды. Июнь… Эч пошуына чыдый алмаган әби иртәдән алып кичкә кадәр бакчада. "Әлегә ятып тор! Бераздан, Аллаһ теләсә, терелерсең дә, без...
-
Фитофторага каршы халык ысуллары
Бер чиләк суга бер литр сөт һәм 15-20 тамчы йод кирәк. Помидорның беренче чәчәкләре барлыкка килүгә шул чараны бөркеп чыгасы. Бер чиләк суга 50 грамм сарымсак төнәтмәсенең дә файдасы бар. Бу чараларны чиратлаштырып, помидорларны сезонга 3-4 тапкыр эшкәртергә кирәк. фото: http://www.garden-site.ru/4-metoda-kak-uskorit-sozrevanie-tomatov/
-
Концлагерьларда үлеп калучылар турында мәгъүматлар алу өчен район хәрби комиссариатына килергә кирәк
Туганнары Бөек Ватан сугышы елларында Германиянең Цайтхайн һәм Якобсталь концлагерьларында үлеп калган кешеләрнең алар турында мәгълүматлар алу өчен район хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итүләре сорала. фото: http://thelib.ru/books/aleksandr_sevastyanov/pobedu_ne_otnyat_protiv_vlasovcev_i_gitlerovcev-read-2.html
-
Бакча эше каныбызга сеңгән, диләр Зур Кукмара бакчачылары Гыйльминур һәм Мәгъсүм Габдрахмановлар
-Быел бакчага берни утыртмадым. Су сибеп, чүбен утап, төпләрен йомшартып, корткычларга каршы агулап, яздан көзгә кадәр интегәсем килми әле. Кибеттән сатып алуың яхшырак: арзангарак та төшә, сәламәтлегеңне дә какшатмыйсың. Хәзер бит яшелчә, җиләк-җимеш ел әйләнә сатуда бар. Гомер-гомергә җирдә черәшеп яшәгән авыл халкы арасында шулай фикер йөртүчеләр соңгы елларда күбәеп...
-
"Менә сиңа могҗиза!"
Шулай бервакыт икәүләп мәчеткә йөрүче бабай белән өйгә кайтып килүебез иде. Юлда күрше Илгиз абыйны очраттык та, аның янында тукталасы иттек. Аны моңа кадәр дә берничә тапкыр җомга намазына дәшеп караганыбыз булды, тик ул я кул селтәп, я борын астыннан килбәтсез генә мыгырданып, яныбыздан үтеп китү ягын карый иде. Бу...
-
Районыбызның бер төркем пенсионерлары Биләргә барып кайтты
Пенсионерлар берлегенең төбәк бүлекчәсе бер төркем пенсионерлар өчен Биләр җирлегенә сәяхәт оештырды. Музейдагы экспонатлар белән танышып, тарихи һәйкәлләрне һәм башка истәлекле урыннарны күреп кайттык. Изге тарихи җирләргә сәфәр кылу онытылмаслык кичерешләр калдырды, дип хәбәр итте Артур Зәкиев. фото: http://open-volga.ru/region/objects/?SECTION_ID=92&ID=5765