7 июль 2014 яңалыклары
-
Район Советында коррупциягә каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды
Көн тәртибендә шәхси торак төзелеше өчен милеккә яисә арендага, шул исәптән күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү, бюджет учреждениеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлекләрен тикшерү, бюджет чараларын рациональ, максатчан куллануны контрольгә алу, хокук саклау яисә контроль-тикшерү органнарыннан җирле үзидарәгә килгән актларга җавап бирү анализларының нәтиҗәләре, балалар бакчалары, мәктәпләрдә коррупция белән бәйле хокук бозулар...
-
"Хезмәт даны" газетасына өч айга яисә һәр ай саен бүлеп язылырга да була
Хөрмәтле укучыларыбыз! Подписка төгәлләнсә дә, "Хезмәт даны" газетасына язылу дәвам итә. Аңа 3 айга яки һәр ай саен бүлеп язылырга да мөмкин. Июль аенда язылучыларга газета августтан килә башлаячак. 1 айга язылу бәясе 73 сум. Моннан тыш, газетага он-лайн режимында да язылып була. Хезмәт күрсәтүнең бу төре өйдән яки офистан...
-
Кукмараның Республика фән олимпиадаларында җиңгән укучыларына һәм әзерләгән укытучыларга акчалата премияләр бирелә
Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының боерыгы нигезендә (№ 2768/14 2014 нче елның 15 нче маеннан) республикакүләм фән олимпиадаларында җиңү яулаган түбәндәге районыбыз укучылары һәм аларны әзерләгән укытучылар акчалата премиягә ия булдылар: Минемуллина Зөлфия - Чыңгыз Айтматов исемендәге беренче номерлы гимназия (укытучысы- Шәйхетдинова Рәвия) Филиппова Наталья-Түбән Үрәс урта мәктәбе укучысы (укытучысы- Байрамова...
-
Районыбызның Өркеш авылында әниләр дә, балалар да дин гыйлеме алалар
Өркеш авылының кызыклы, зыялы шәхесе - Фәния Җәләлиева үзенең йорт-җирендә җәйге лагерь оештырып, район мөхтәсибәте җитәкчелегендә авыл халкына дин гыйлеме өйрәтү, исламдагыча әдәп-әхлак тәрбиясе бирү белән мәшгуль. -Хәбибрахман бабам нигезе бу. 2001 елда бирегә кайтып, көрәк төрттем дә, шушы урында мәдрәсә салам, дидем. Энем тракторчы иде, су буеннан аның белән...
-
Кукмарада ЮХИДИ штрафларын түләмәгән 144 кеше тоткарланган
Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның алты аенда юл йөрү кагыйдәләрен бозган, исерткеч эчемлекләр кулланып рульгә утырган өчен язылган штрафларын түләмичә йөргән 144 кеше тоткарланган, шуларның 18е - җәмәгать судьялары тарафыннан административ арестка, 125е - штрафны икеләтелгән суммада түләргә, ә бер кеше мәҗбүри эшкә хөкем...
-
Донбасста яшәгән якташларыбыз Олыяздагы туганнарына кайтып сыенган
Көн туса, Украинадагы тетрәндергеч, күзләрдән яшь килерлек хәлләрне телевизор экраннары аша күреп-ишетеп торабыз. Сугыш бара торган җирләрдә бер гөнаһсыз сабыйлар, аналар, туып-үскән җирләре өчен көрәшүче ополченецлар һәлак була. Гомер иткән йорт-җирләрен, фатирларын калдырып, әлеге илдән күз күрмәгән якларга китүчеләр, тыныч җирдәге туган-тумачасын барлаучылар саны да көннән-көн арта бара. Шундыйларның берсе...