Районыбызның Аман-Оштырма (Чокырча) авылында яңа мәчет ачылды
Туган авылым Чокырчаның бик күптәннән мондый зур тамашаны күргәне булмагандыр, мөгаен: капка төбе саен диярлек машина, галәмәт күп кеше. "Сабантуйга да моның кадәр халык җыелмаган иде", - диде күршем Нурулла. Кукмара төбәгендә җитмеш беренче булып бездә бүген мәчет ачу тантанасы үткәрелде.
Авылыбыз борынгы, халык саны меңгә җиткән заманнар булган. Мәчете...