29 июнь 2014 яңалыклары
-
Кукмара аша “Бег мира” Халыкара факел эстафетасы йөгерешчәләре узды (+фото)
Әлеге эстафетага старт агымдагы елның 21 февралендә Португалиядә бирелгән иде. Аның төп максаты булып сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, массакүләм спортны үстерү һәм төрле ил вәкилләре арасында мәдәни һәм социаль элемтәләр урнаштыру иде. Факел 40 европа иле, шул исәптән Россия аша да уза. Команда составында волонтерлар, спортчылар һәм спорт сөючеләр бар....
-
Ана хокукыннан азат ителгән кызының балаларын караучының пенсиясенә өстәмә түләнми
Кызым ана хокукыннан мәхрүм ителгән. Аталары үлеп китте. Ике баланы мин тәрбиялим. Аларны караган өчен минем пенсиямә акча өстәлергә тиеш түгелме? К.ЗАХАРОВА Бу очракта балалар дөм ятимнәр категориясенә кермиләр. Ана хокукыннан мәхрүм ителү эш яшендәге ананы балаларына матди ярдәм күрсәтүдән мәхрүм итми. Бу норма гаилә кодексының 71нче статьясы белән беркетелгән....
-
Иң зур җәза – гомерлек төрмә
Бүгенге җәмгыятьтә иң актуаль проблемаларның берсе булып, наркотикларның законсыз әйләнеше һәм шушы өлкәдә кылынган җинаятьләр, хокук бозулар тора. Наркоманлыкның таралуы һәм үсеш масштаблары чын-чынлап милли куркынычсызлыкка яный. Наркотикларның законсыз әйләнешен кисәтү һәм туктату хокук саклау, контроль-күзәтү иҗтимагый органнар эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш булып тора, дип хәбәр итте район прокуроры урынбасары Ришат...
-
Зур Сәрдек гимназиясендә капиталь төзекләндерү эшләре бара
Илдар Зәйнетдинов җитәкчелегендәге "Ремстроймонтаж" оешмасы эшчеләре җылылык системасын алыштыралар, санузел бүлмәләренә кафельләр ябыштыралар. Иганәчеләр ярдәме белән сыйныф бүлмәләренә косметик ремонт ясала. "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе кысаларында күптән түгел гимназия тәмамлаган, бүгенге көндә карьерда хезмәт куючы Рифнур Гәрәев гимназия ишегалдындагы юлны күтәртү өчен вак таш белән ярдәм иткән. Әлеге акциягә...