27 июнь 2014 яңалыклары
-
Нормабашта кече авыл бәйрәме узды (+фото)
Җыенны имам Рафис хәзрәт Гыйльмуллин, авыл җирлеге башлыгы Илфат Миннегалиевлар ачып җибәрде. Бәйрәм җыр-биюләр, милли уеннар белән үрелеп барды. "Авылның иң чиста йорты"номинациясендә җиңүчеләр Әлфия һәм Шамил Закировлар гаиләсенә, авылның иң өлкән кешеләре, хезмәт ветераннары - Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Билалетдин ага Җамалиев, Зәйтүнә апа Мөгыйнова, Хаҗәр апа...
-
Ялган аракы сатучылар турында хәбәр ит!
Гражданнардан легаль булмаган алкоголь продукциясе, самогон, балигъ булмаган балаларга алкогольле эчемлекләр сату фактлары турында 2-60-54, 2-80-54 телефоннарына хәбәр итүне сорыйбыз. фото: http://www.ipnews.org/index.php
-
Газета һәм радиога белдерү бирергә килгәндә паспорт алырга онытма
Район газетасына һәм "Кукмара авазы" радиосына белдерү бирүчеләр игътибарына! Белдерү, котлаулар бирергә килгәндә үзегез белән паспорт алып килү сорала, шунсыз белдерү кабул ителми. Исегезгә төшерәбез, редакциянең реклама бүлеге телефоны: 2-65-58. фото: http://www.diary.ru
-
"Төзүче" стадионында футбол ярышы узачак
29 июньдә "Төзүче" стадионында Ринат Мөхәммәтшин истәлегенә футбол буенча район ярышы үткәрелә. Башлана 16 сәгатьтә. фото: http://my-ivanovo.ru/ivanovo-news
-
Кукмарада сөт тапшыру бәясе кимегән
Җәйге айларда сөт тапшыру бәяләренең кимүе күзәтелә. Кышын шәхси хуҗалыклар аның һәр литрын 19-20 сумга сатсалар, апрель аенда күп җирлекләрдә бәяләр 17-18 сумга төште. Ә май аенда сөт җыючыларның күбесе аның 1 литрына 14-15 сум акча түләгәннәр. Ядегәр, Янил, Село Чура, Поч.Кучук авыл җирлекләрендә исә 16 сумнан исәп-хисап ясалган. Иң...
-
Кукмарада өч бәхетле әнигә "Ана капиталы" сертификаты тапшырылды (+фото)
Район ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда өч бәхетле әни - Лилия Гарифуллина, Людмила Нигъмәтуллина, Венера Афанасьеваларга "Ана капиталы" сертификаты тапшырылды. Әниләргә сертификатларны пенсия фондының район бүлеге начальнигы Әлфинур Сабитова тапшырды һәм әлеге акчаларны торак шартларын яхшыртуга, баланың белем алуына тотарга, шулай ук әниләрнең тупланма пенсия өлешенә юнәлдерергә мөмкинлеген әйтеп үтте. Район...