16 июнь 2014 яңалыклары
-
Кер сабыны хикмәтләре
Элек хатын-кызлар киемдәге кан табын бетерү өчен, киемне юешләп, кер сабыны белән яхшылап ышкыганнар һәм полиэтилен пакетка салып куйганнар. Пакетның авызын һава кермәслек итеп төйнәгәннәр. Тап берничә сәгать эчендә бетәргә мөмкин. Бик нык пычранган киемнәрне пакетка кичтән салып, иртәнгә кадәр тотарга була. Кул астында заманча агарту чаралары булмаганда, шушы ысулны...
-
Районыбыз тарихы бакыр рудасы эшкәртү белән дә бәйле
Моның дәлилләрен Нурминкә, Оштырма елгасы буйларында еш очратырга була. Ә менә Салкын Чишмә авылы тирәсендәге калкулык үзе бер могҗиза. Аның диаметры 50 метр чамасы, биеклеге 5 метр. Ә уртасындагы тирән чокыр 8 метрга төшеп китә. Ярлары текә, төшсәң менәм димә. Бу калкулыкларның серен ачкан кешегә автордан бүләк. Артур ЗӘКИЕВ
-
Болытлар әлегә Кукмарадан китәргә җыенмый
Көннәр буе койган яңгырлардан соң, ниһаять, җир дымга туенды бугай. Әмма болытлар безнең тирәдән китәргә җыенмый әле: иртәгә аз болытлы һава сакланачак, әмма синоптиклар явым-төшем вәгъдә итми. Берсекөнгә, ягъни чәршәмбедә көн аяз булачак. Алай да зонтикларыгызны өйдә калдырырга ашыкмагыз: иртә-кичен яңгыр явуы көтелә. Температурага килгәндә, көндезләрен 17-18 градус, төннәрен 8-9...
-
Социаль яклау хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен РДКда уздырды (+фото)
Район Мәдәният йортында социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Әлеге өлкәдә хезмәт куючыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Розалия Галиева, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиевалар котлады. Хезмәт алдынгыларына министрлыкның, район башлыгының, социаль яклау бүлегенең Мактау грамоталары, истәлек бүләкләре тапшырылды. Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды.
-
Әзербайҗанча пешерелгән “Аш” телеңне йотарлык була
Әлеге ризык икенче аш өчен кулланыла. Аны ит, кәтлит һәм башкалар белән бергә бирергә мөмкин. Кибеттә сатыла торган бик нечкә, кыска токмачны коры табада алтынсу төскә кергәнче кыздырасы. Шул арада икенче кәстрүлгә дөге пешерергә куярга кирәк. Ул пешеп чыгарга биш минут кала аның өстенә әлеге токмачны салып, икесен бергә өч-дүрт...
-
Шепшеңәр Сабан туе 21 июньгә күчерелде
21 июньдә Шепшеңәрдә авыл җыены була. Программада: уеннар, милли көрәш, концерт. Баш батырга бүләк - 1,5 центнерлы бозау. Башлана 14.00 сәгатьтә.
-
Дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы һәр тармакка бурычлар билгеләде
Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин үткәргән дүшәмбе киңәшмәсендә авыл хуҗалыгында терлек азыгы җыю, игеннәрне урып-җыюга техниканы хәзерләү, терлек каралты-кураларын ремонтлау мәсьәләләре турында сөйләшенде. Ә төзелеш тармагында дәүләт программасы нигезендә төзелеш-ремонт эшләрен дәвам итү бурычы тора. Шулай ук балаларның җәйге ялын оештыру, укучыларның чыгарылыш кичәсенә әзерләнү, санитар-чисталык һәм башка мәсьәләләр турында фикер...
-
Кукмаралылар Татарстан мөселман хатын-кызлар берлегенең корылтаенда катнашты
Казанда Татарстан мөселман хатын-кызлар иҗтимагый берлегенең икенче корылтае узды. "Мәрхәмәтлелек һәм тынычлык сөюче хатын-кызлар" девизы астында узган әлеге чарада Кукмара мөселман хатын-кызлар иҗтимагый берлеге рәисе Гөлсинур Аксанова җитәкчелегендәге делегация катнашты. Корылтайда "Остабикәләр" бәйгесе дә оештырылды. Бәйгедә уңышлы чыгыш ясаган райондашыбыз Гөлназ Хуҗинага мөслимәләр берлегенең Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды....