16 май 2014 яңалыклары
-
Янил урта мәктәбендә ремонт эшләре бара (+фото)
Хәзерге вакытта төзелеш өчен җаваплы булган хезмәткәрләр мәктәпкә пластик тәрәзәләр кую, түбә ябу эшләрен башкаралар. Бәдрәфләр, юынгычлар куелды инде. Мәктәп бакчасында да эш гөрли. Янил урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Нияз Кәримуллин хәбәре һәм фотолары
-
Тиздән редакция бакчасы шау чәчәккә күмеләчәк (+фото)
Бердәмлектә - көч, дип белми әйтмиләр. Бүген барыбыз да бердәм булып редакциябезнең түр бакчасына чәчәкләр утырттык. Шифалы яңгырлар да явып үтсә, бакчабыз тагын да ямьләнер, чәчәкләребез шаулап үсеп китәрләр дип ышанабыз. Ришат Гарифуллин фотолары.
-
РДКда Гаилә көне уңаеннан концерт була
19 майда район Мәдәният йортында гаилә көненә багышланган концерт була. Башлана 18.00 сәгатьтә. Керү ирекле.
-
Кыр батырларының исемлеге билгеле булды
Язгы кыр эшләренә йомгак ясалып, 6 майдан 12 майга кадәр булган җиңүчеләр исемлеге билгеле булды. Чәчүдә, уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруда, бәрәңге утыртуда катнашучы алдынгы тракторчы-машинистлар: "Тукай" агрофирмасыннан Фәнис Гыйльманов, "Агрохимсервис"тан Аркадий Петухов, "Восток" хуҗалыгыннан Нәзир Вәлиев. Чәчүлек җирләрен әзерләүдә катнашучы тракторчы-машинистлар: "Урал" хуҗалыгыннан Ринат Хәсәнов, "Әсәнбаш" хуҗалыгыннан Тимерхан Хабетдинов,...
-
Хатын-кызларның икенче Бөтендөнья форумында Кукмарадан татар теле укытучысы катнаша
Кичә Казанда хатын-кызларның икенче Бөтендөнья форумы башланды. Аның кысаларында мөселман һәм милли киемнәрнең Халыкара фестивале, һөнәрчелек товарлары күргәзмәсе, пленар утырыш, "Сөембикә" журналының 100 еллыгына багышланган кичә һәм башка чаралар үткәреләчәк. Әлеге форумда районыбыздан Кукмара күппрофильле лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөмәрә Нихат кызы Җиһаншина катнаша. фото http://kazan24.ru/news/198067.html
-
Районыбыз кырларында эш гөрли
Районыбыз хуҗалыкларында һәм агрофирмаларда язгы кыр эшләре киң колач белән бара. Бөртекле сабан культураларын чәчү төгәлләнде. 5700 гектарда терлек азыгы культуралары чәчелде, бу барлык мәйданның 70 процентын тәшкил итә. 3300 гектарда кукуруз, 1000 гектарда берьеллык үләннәр чәчелде. "Урал", Вахитов исемендәге, "Восток" хуҗалыкларында бәрәңге утырту бара. Чәчүлекләрне катоклауны оештыруга зур игътибар...