8 май 2014 яңалыклары
-
Районыбызның бер төркем ветераннары Казандагы бәйрәм тантанасында катнаштылар
Бүген район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин җитәкчелегендә бер төркем ветераннар - Рафак Якупов, Закирә Гыйбадуллина, Миннәхмәт Хуҗиев, Зиннур Галәветдинов, Ислам Гыймадиев, Мияссәр Мансуровлар Казанга киттеләр. Алар Җиңү бәйрәме уңаеннан уздырылган тантаналы чараларда катнаштылар. фото: http://56orb.ru/news/proisshestviya/veterana_ubili_izza_1_tysyachi_rublei.html
-
Кукмарада язгы кыр эшләрендә катнашучылар арасында барган ярышка йомгак ясалды
28 апрельдән 5 майга кадәр вакыт аралыгында түбәндәге механизаторлар җиңү яулады: Чәчүдә, уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруда катнашучы тракторчы-машинистлар: "Урал" хуҗалыгыннан Нургали Гыйльметдинов, "Дружба" хуҗалыгыннан Равил Миннемуллин, "Восток" хуҗалыгыннан Рифкат Галимуллин. Чәчүлек җирләрне әзерләүдә катнашучы алдынгы тракторчы-машинистлар: Вахитов исемендәге хуҗалыктан Николай Степанов, "Урал" хуҗалыгыннан Илназ Бикмөхәммәтов , "Урал" хуҗалыгыннан Рәфкать...
-
Кукмаралылар Ижау каласында узган борынгы удмурт җырлары фестиваленә барды
Мәдәният елы уңаеннан Ижау каласында "Чакара" борынгы удмурт җырлары" фестивале узды. Удмурт халкының мәдәни мирасын, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклау, дуслык җепләрен тагын да ныгыту максатында оештырылган әлеге чарада Татарстан, Башкортостан, Марий Эл республикалары, Свердлау, Киров өлкәсе, Пермь крае һәм Удмуртиядән барлыгы 23 фольклор коллективы катнашты. Кукмарадан исә фестивальгә район мәдәният идарәсе...
-
Кукмараның “7 чакрым” кафесында өлкәннәр хөрмәтләнде (+фото)
Җиңү бәйрәме алдыннан балалар бакчаларында, белем йортларында, районыбыз учреждениеләрендә Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына тагын бер кат чиксез хөрмәтебезне, бүгенге тыныч тормыш өчен кылган батырлыклары алдында баш июебезне белдереп, очрашулар уза. Шундый җылы очрашуларның берсен районыбызның "7 чакрым" кафесы хуҗасы Мансур Гыйльметдинов оештырды. Залда бер төркем өлкәннәр урын алган...
-
Кукмара - сөт җитештерү буенча республикада 5 урында
Кукмара районы быелның беренче кварталында сөт җитештерү буенча республикада 5 урынга чыкты. Савым узган елның шушы чорына караганда 5490 центнерга артып, 12433 тонна булды. Һәр сыердан уртача савым 1326 килограмм тәшкил итте. Сөт җитештерү буенча лидерлар сафын "Урал" хуҗалыгы әйдәп бара - анда 3105 тонна сөт савылган. Ә агрофирмалар арасында...
-
Кукмарада тавыш бирү юлы белән “ПолитЗавод – 2014” проектының җиңүчесе ачыкланды (+фото)
"Яшь гвардия"нең "ПолитЗавод - 2014" республика иҗтимагый-сәяси проекты район Мәдәният йортында узган яшьләр форумы белән төгәлләнде. Әлеге чарада "Бердәм Россия" партисенең җирле бүлеге политсовет әгъзалары, район Советының аппарат җитәкчесе Резеда Гаянова, партиянең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Камилә Яппарова, Бөтенроссия сәяси партиясенең "Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе" төбәкара штабы җитәкчесе Ксения...