7 май 2014 яңалыклары
-
Кукмара район судына яңа рәис билгеләнде
Россия Президентының 18 март, 149 санлы Указы нигезендә Кукмара район судының рәисе итеп Муратшин Марат Рөстәм улы билгеләнде. Марат Муратшин 1980 елның 5 сентябрендә дөньяга килгән, 2002 елда Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган. 2002 елның августыннан Аксубай районы прокурорының өлкән ярдәмчесе, 2006 елның мартыннан прокурор урынбасары вазыйфаларын башкарган, 2010...
-
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Кукмара дәваханәсендә ветераннар өчен җиһазландырылган махсус палата белән танышты
Татарстанда апрель аенда "Бердәм Россия" партиясе инициативасы белән "Безнең кадерле ветеран" дигән республикакүләм социаль-гуманитар проект старт алган иде. Аның максаты - сугыш ветераннарына һәм аларга тиңләштерелгән якташларыбызга игътибарлылыкны арттыру. Әлеге проектка кукмаралылар да теләп кушылды. Район үзәк дәваханәсенең кардиология бүлегендә ветераннар өчен барлык уңайлыклары да булган махсус палата булдырылды. Бүлмәләр...
-
Җиңү бәйрәме көнне Кукмарада җиңел атлетика эстафетасы уздырылачак
Бәйрәм программасы буенча, 9 май - Җиңү бәйрәме көнне, сәгать унберенче яртыда ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында эстафета ярышлары уздырыла. Эстафетага старт Җиңү паркы каршындагы мәйданнан бирелеп, шунда ук төгәлләнчәк. Эстафета этаплары: 1 этап - Җиңү паркы каршындагы мәйдан - Саклык банкы (ир-егетләр) 2 этап - Саклык банкы - янгын сүндерү...
-
Нырья мәктәбе укучысы татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиада призеры булды
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары- мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында татар теле һәм әдәбиятыннан икенче Халыкара олимпиаданың ябылу тантанасы узды. Әлеге олимпиада ике турда үткәрелде. Беренче тур онлайн-тест эшләү режимында узды. Олимпиаданың дистанцион турында...
-
"Ялкын"да Татарстан чемпионы Минемулла Фәхретдинов призына көрәш ярышы уздырыла
8 май көнне "Ялкын" спорткомплексында Татарстан Республикасының беренче чемпионы Минемулла Фәхретдинов призына милли көрәш ярышлары уздырыла. Көрәшчеләр 35, 40, 45, 50, 55, 60, 65, 70, 75 һәм 75 килограммнан югары үлчәү авырлыкларында көч сынашачаклар. Башлана көндезге сәгать унда. фото: http://m.ria.ru/fcp_events/20121205/913477657.html
-
Район Советында узган киңәшмәдә һәр тармакка төгәл бурычлар куелды
Район Советында оешма-предприятие, авыл җирлекләре, гомумбелем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, эшмәкәрләр катнашында киңәшмә булып үтте. Анда быелның беренче кварталында бюджет үтәлеше, салымнар һәм пенсия кертемнәре түләү, дәүләт программаларының үтәлеше, Җиңү бәйрәменә һәм Сабантуйга хәзерлек мәсьәләләре турында сөйләшенде. Район башкарма комитет җитәкчесе Райнур Нотфуллин, аның беренче урынбасары Ләйсән Минһаҗева, Саба районара салым...
-
Районыбызның Поч.Сутер урта мәктәбе командасы судомодельләр ясау буенча республика бәйгесендә беренчелекне алды
Казан шәһәренең балалар техник иҗат үзәге базасында республика укучылары арасында гади судомодельләр ясау буенча шәхси-команда беренчелеге узды. Бәйгедә район мәктәптән тыш эшләр үзәгендә шөгыльләнүчеләр, Поч.Сутер, Зур Кукмара, Кәркәүч урта мәктәпләре командалары катнашты. 29 команда арасында Поч.Сутер урта мәктәбе укучылары, беренче урынга чыгып, күчмә Кубокка ия булды. Шәхси зачетта шушы ук...
-
Кукмараның язгы кыр эшләрендә катнашучылары иртәдән кичкә кадәр басудан кайтып керми
"Әсәнбаш" агрофирмасының дүрт бүлекчәсендә дә кызу эш кайный. -1200 гектарда күпьеллык үләннәрне, 3100 гектарда уҗым культураларын тырмалау, тукландыру төгәлләнде. Үлән басуларының һәр гектарына 50 килограмм, уҗымнарга 1 центнер исәбеннән минераль ашламалар кертелде. Җир әзерләүдә 15 берәмлек техника катнаша. Өч чәчү комплексы, бер гади чәчкеч агрегаты арпа белән борчак чәчә. Тагын...
-
9 Май – Җиңү бәйрәмендә Кукмарада үтәчәк чаралар программасы билгеле булды
10-11 сәгать - поселокның Җиңү паркы каршындагы мәйданда Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган тантаналы митинг. 11-12 сәгать - Кукмара сәнгать мәктәбе укучылары катнашында концерт. 11-12.30 сәгать - җиңел атлетика ярышы. 20-22 сәгать - концерт программасы белән массакүләм күңел ачу. 22-23 сәгать - Җиңү паркы каршындагы мәйданда дискотека. 20-24 сәгать -...