4 май 2014 яңалыклары
-
Кукмарада тагын юл фаҗигасе: “Калина” юл читенә төшкән, зыян күрүче бар
4 майда, төнге сәгать икенче яртылар тирәсендә, Кукмарада тагын юл фаҗигасе була. ЮХИДИ начальнигы вазыйфаларын башкаручы Салават Баймиев сүзләренә караганда, Өлге-Иске Юмья юлында "Калина" автомобиле шоферы руль белән идарә итүен югалта һәм юл читенә төшә. Шоферга зыян килми, пассажиры исә төрле дәрәҗдәге тән җәрәхәтләре ала. фото: http://unise.ru/news_msk/3/24104
-
Эшсезлек өчен пособие алган чор пенсия стажына кертелә
Минем хезмәт стажым бик аз - 7 ел гына. Аннан тыш, ике эш арасында мәшгульлек үзәгендә исәптә торып, эшсезлек буенча пособие алдым. 2003 елда балам туды. Декрет ялыннан соң эшкә чыкмадым, ә хәзер эшли башларга исәп: махсус курсларга йөрдем. Иминиятләнгән хезмәт стажына эш чорыннан тыш кайсы периодлар кергәнен беләсем килә....
-
Сатудагы җиләк-җимеш агачлары үсентеләренең тиешле документлары булырга тиеш
Яз - җиләк-җимеш агачлары утырту вакыты. Базарда, сәүдә нокталарында аларны сату җанланып китте. Әмма кайбер намуссыз сәүдәгәрләр районлаштырылмаган, безнең климатка туры килмәгән көньяк сортларны тәкъдим итәләр, шуңа күрә үсенте сатып алганда аның сортын һәм сыйфатын раслаучы документларны таләп итү кирәк, дип кисәтә безне "Россельхознадзор" идарәсенең дәүләт инспекторы Рәфкат Галимуллин. Үсентеләрне...
-
Район газетасына язылучыларны кыйммәтле бүләкләр көтә
2014 елның икенче яртыеллыгы өчен "Хезмәт даны" газетасына язылу дәвам итә. 6 айга язылу бәясе - 438, ә оешмалар өчен 510 сум тәшкил итә. Почта бүлекчәсендәге абонент ящикка яки сорап алганчыга кадәр язылсаң, халык өчен 6 айга язылу бәясе - 333 сум 12 тиен, оешмалар өчен - 405 сум 12...
-
“Зилант”та Җиңү көненә багышлап дартс буенча ярыш үткәрелә
11 майда "Зилант" спорткомплексында хатын-кыз һәм ир-ат ветераннар арасында Җиңү көненә багышлап Валентин Федоров һәм Илнар Гариповларның "Мир компьютеров" кибете призына дартс буенча ярыш үткәрелә. Катнашучылар турнирга үз дротиклары белән кертелә. Башлана 10 сәгатьтә. фото: http://www.росяма.рф/news/2009/10/08/186100