3 май 2014 яңалыклары
-
Кукмарада юл фаҗигасе: 19 яшьлек егет тракторы белән юл читенә төшеп капланган (+фото)
Бүген, 3 майда, төнге сәгать берләр тирәсендә, районыбызның Югары Оштырма авылында юл фаҗигасе була. 1995 елгы егет руль белән идарә итүен югалта һәм МТЗ тракторы белән юл читенә төшеп каплана. Тракторчы егет алынган тән җәрәхәтләреннән урында ук үлә. Бу хакта район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы вазыйфаларын башкаручы Салават...
-
Гайморитны җиңдем
Миңа кечкенәдән тиз салкын тия иде. Шул сәбәпле, гайморит башланды. Бу авырудан түбәндәгечә дәваландым. Көнбагыш маен "сулы мунча"да 10 минут дәвамында сүрән утта кайнатып алалар. Бу вакытта суганны угычтан чыгарып, суын сыгалар. 1 чәй кашыгы суган суына шул үк күләмдә кайнатылган майны кушып болгаталар. Суытылган кушылманы көнгә 3 тапкыр борын...
-
Сез иң гүзәл кеше икәнсез
Урамда яз. Кышкы салкын көннәрдән соң йөзеңдә кояшның тыйнак җылысын тою нинди рәхәт! Күңелгә якты уйлар, җылы хисләр ургылып керә, бөтен дөньяны кочып алырдай буласың. Дисбе төймәләрен тарткан кебек, үткән көннәр - айлар-елларны күз алдыннан үткәрәсең. Төркәш авылы мәктәбеннән 3 чакрым ераклыктагы Түбән Арбаш сигезьеллык мәктәбенә 5 сыйныфка укырга барган...
-
Кукмарада узган самбо буенча Бөтенроссия турнирында 34 команда катнашты
"Зилант" спорткомплексында бертуган Анжел һәм Эдуард Насыйровлар призына самбо буенча Бөтенроссия турниры үткәрелде. Быел 10нчы тапкыр уздырылган бәйгегә 34 команда килгән иде. Татарстан районнары һәм шәһәрләре командаларыннан тыш, турнирда Марий Эл, Башкортостан, Киров, Самара өлкәләреннән дә, спортчылар катнашты. Үз үлчәү авырлыкларында 1 урынны Александр Исаев, Ислам Хәбриев, Айзат Хәлиуллин, Ислам...
-
Кукмараның сәнгать мәктәбе укучылары шигырь укучылар бәйгесендә катнашты
Казанның Масель Сәлимҗанов исемендәге актерлар Йортында Бөтенроссия шигырь укучылар бәйгесе узды. Әлеге конкурста Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары Ильяс Хөснетдинов һәм Зарина Шакирҗановалар да катнашты. Җитәкчеләре Д.Хәбибуллина. Ильяс бәйгенең дипломанты булды һәм "Күчтәнәч" тапшыруына чакырылды. Зарина исә өченче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды, ул исә Габдулла Тукай исемендәге республика музеенда...
-
Кукмара аграр көллиятендә инженер-педагогик коллективның белемнәрен күтәрүгә зур игътибар бирелә
Укытучы-мастерлар район, республика күләмендәге курсларда гына түгел, чит илләргә дә барып, осталыкларын арттыралар. Күптән түгел Марсель Смирнов һәм Ренат Дунаевлар Белоруссиянең Гомель шәһәрендәге "Гомсельмаш" предприятиесендә укып кайттылар. Алар, семинар-практикумнарда катнашып, яңа авыл хуҗалыгы техникалары белән танышканнар, аларның төзелешен, көйләү системаларын өйрәнгәннәр, һөнәри белемнәрен баетканнар.
-
Бәрәңгенең «алтын» дошманы бар
Билгеле булганча, бәрәңгедә күп төрле авырулар очрый. Бактерияләр, гөмбәләр, вируслар, нематода сабакта, бәрәңгенең үзендә һәм тамыр өлешендә оялап, бәрәңгегә зур зыян салырга, аның үсешен тулысынча тоткарларга мөмкин. Соңгы вакытта райондашларыбыздан бәрәңге начар үсә, аларны саклау авырлаша бара, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Кемдер моны һава торышына, икенчеләре туфракның сыйфатына...