Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 29 апрель 2014 яңалыклары

    • 29 апрель 2014 - 11:14
      РДКда бушлай бәйрәм концерты була
      Иртәгә, 30 апрельдә, район Мәдәният йортында Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган концерт була. Башлана 14.00 сәгатьтә. Керү ирекле.
      255
      0
      0
    • 29 апрель 2014 - 10:00
      Кукмарада 62 яшьлек ир-атны поезд бәргән
      28 апрельдә, көндезге сәгать дүртенче яртылар тирәсендә, поселокның "Бертуган Комаровлар" тукталышында 1952 елгы ир-атны маневрлы поезд бәреп китә. Әлеге ир кеше Кукмара бистәсендә яшәгән була. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең полиция начальнигы Рамил Нургалиев хәбәр итте. Поезд юллары аша чыкканда һәркемнең игътибарлы һәм сак булуы...
      306
      0
      0
    • 29 апрель 2014 - 09:00
      Кукмара янгын күзәтчелеге балалар һәм укучылар арасында иң яхшы иҗат эшләренә конкурс уздырды
      Балалар шуклыгы нәтиҗәсендәге янгыннарны кисәтү, ут чыганакларына карата дөрес мөнәсәбәт тәрбияләү, янгын чыккан очракта балаларда үзләрен дөрес тоту күнекмәләрен формалаштыру һәм ныгыту, сәләтле балалар белән эшләүне камилләштерү максатында Кукмара янгын күзәтчелеге бүлеге иң яхшы иҗат эшләренә конкурс үткәрде. "Иң яшь катнашучы" Рәсем сәнгате номинациясе: 1 урын Екатерина Леонтьева, "Каенкай" балалар...
      275
      0
      0
    • 29 апрель 2014 - 07:29
      "Чулпан" балалар бакчасына йөрүчеләр "Яшь янгын сүндерүчеләр" дигән чарада катнашты
      Кукмараның "Чулпан" балалар бакчасында "Яшь янгын сүндерүче" дигән чара үткәрелде. "Янгын сүндерүчеләрне чакыру", "Янгын сүндерү шлангын җыю" һәм башка төрле уеннар оештырылды. Бирегә Кукмара районы буенча янгын күзәтчелеге бүлеге дознавателе Эльбрус Әхмәтҗанов килде. Ул фатирда янгын чыккан очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеген сөйләде, балаларга "Уттан сакланыгыз" дигән фильм күрсәтте, соңыннан...
      259
      0
      0
    • 29 апрель 2014 - 06:23
      Кукмараның мәктәп укучылары "Яшь талантлар" фестиваленнән Гран-При алып кайтты
      Сосновка шәһәрендә балаларның чит телдәге төбәкара иҗат фестивале узды. "Яшь талантлар" дип аталган әлеге чарада Кукмара дүртенче урта мәктәбенең 2Б, 8В сыйныф укучылары катнашып, мактаулы урыннар яуладылар. Дмитрий Вәлиев, Лилия Мәгъсүмова, Азат Хөснетдинов, Руслан Шакиров, Реназ Шәмсетдинов, Надежда Яковлева Гран-При дипломы белән бүләкләнделәр. Лилия Мәгъсүмова, Алинә Дәүләтшина, Аделина Хановалар 2нче...
      278
      0
      0
    • 29 апрель 2014 - 05:14
      Кукмарада язгы кыр эшләре бара
      Һава торышы көйсез торса да, районыбыз кырларында язгы кыр эшләре дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенгә район буенча барлыгы 2 мең гектарда уҗым культуралары, 4500 гектарда күпьеллык үләннәр тырмаланган, 8300 гектарда күпьеллык үләннәргә, 7 мең гектарда уҗымнарга минераль ашламалар кертелгән. 3 мең гектардан артык мәйданда...
      0
      0
      0
    • 29 апрель 2014 - 04:08
      1 май ялларында Кукмара автобусларының йөрү графигы үзгәрә
      Кукмаралылар һәм кунаклар игътибарына! 1-4 май көннәрендә Кукмара буенча автобуслар бәйрәм графигы белән йөриячәк.
      263
      0
      0
    Реклама