Кукмараның мәктәп укучылары "Яшь талантлар" фестиваленнән Гран-При алып кайтты
Сосновка шәһәрендә балаларның чит телдәге төбәкара иҗат фестивале узды. "Яшь талантлар" дип аталган әлеге чарада Кукмара дүртенче урта мәктәбенең 2Б, 8В сыйныф укучылары катнашып, мактаулы урыннар яуладылар.
Дмитрий Вәлиев, Лилия Мәгъсүмова, Азат Хөснетдинов, Руслан Шакиров, Реназ Шәмсетдинов, Надежда Яковлева Гран-При дипломы белән бүләкләнделәр. Лилия Мәгъсүмова, Алинә Дәүләтшина, Аделина Хановалар 2нче...