Табигатьне саклау законнарын бозу очракларын хәбәр итү өчен кайнар линия телефоны эшли
Республикабызда санитар-экологик икеайлык бара. Чисталык һәм тәртип булдыруда төп игътибар законсыз чүплекләргә, төзелеш мәйданчыкларына, күпкатлы йортларның ишегалларына, андагы яшел зонага, балалар өчен уен мәйданчыкларына, юлларга, чүп контейнерлары мәйданчыкларына юнәлтеләчәк. Шулай ук торак пунктлар, предприятие, учреждениеләр, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм мәдәният, спорт, сәүдә һәм башка объектлар тирәләрендәге тәртип һәм чисталык тикшереләчәк....