Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 27 апрель 2014 яңалыклары

    • 27 апрель 2014 - 07:23
      Кукмарада көннәр җылыта
      Синоптиклардан алынган мәгълүматларга караганда, Кукмарада көннәр әкренләп җылына. Иртәгә, 28 апрельдә, һава температурасы +10, ә 29 апрельдә +15 градуска кадәр күтәреләчәк. Атмосфера басымы 749 мм.терекөмеш баганасын тәшкил итә. фото: http://en.b2b.by/news/rubric-light-industry-L000?pg=819
      714
      0
      0
    • 27 апрель 2014 - 06:06
      Кукмара китапханәсендә "Китапханә төне" узды
      Кукмараның балалар китапханәсендә балаларны һәм аларның әти-әниләре өчен "Китапханә төне" узды. Бөтенроссия акциясе кысаларында "Әкияти карусель" дигән конкурслы-уен программасы оештырылды. Программада китаплар күргәзмәсе, әкиятләрне сәхнәләштерү, уеннар, конкурслар, мультфильмнар, истәлек өчен яраткан китап герое белән фотога төшү һәм, әлбәттә, бүләкләр бар иде. фото: http://ttv.ucoz.ru/news/39
      514
      0
      0
    • 27 апрель 2014 - 04:50
      Табигатьне саклау законнарын бозу очракларын хәбәр итү өчен кайнар линия телефоны эшли
      Республикабызда санитар-экологик икеайлык бара. Чисталык һәм тәртип булдыруда төп игътибар законсыз чүплекләргә, төзелеш мәйданчыкларына, күпкатлы йортларның ишегалларына, андагы яшел зонага, балалар өчен уен мәйданчыкларына, юлларга, чүп контейнерлары мәйданчыкларына юнәлтеләчәк. Шулай ук торак пунктлар, предприятие, учреждениеләр, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм мәдәният, спорт, сәүдә һәм башка объектлар тирәләрендәге тәртип һәм чисталык тикшереләчәк....
      454
      0
      0
    Реклама