12 апрель 2014 яңалыклары
-
Кое каргышы (булган хәл)
Гөлниса төш күреп, уянып китте. Төше дә нинди диген? Имеш, ул кояш исе сеңгән чәчләрен җилдә тузгытып, салават күперенең мең төрле балкышы чагылган күлдәвекләргә яланаяк баса-баса, балачагына йөгерә. Ак ялларын тузгытып чапкан гомер аргамагында, шул аклык эчендә адашып калган балачагына ашыга, елый-елый кулларын суза. Ә анда ап-ак яулык япкан, ак...
-
Нырты клубында ремонт эшләре барды
Нырты мәдәният йорты фойесы идәне яңартылды, олы залында искергән сайгаклары алыштырылды, дип хәбәр итте безгә авыл җирлеге башлыгы Рафыйк Заһидуллин. Бу эш кочегарлар Фердинант Галиев, Виталий Иванов, моннан тыш Нургаян Мостафин, Рөстәм Басыйров, Атабәк Хәлимбетовлар көче белән башкарылган. Техник хезмәткәрләр Диләфрүз Шакирова, Валентина Кузьминалар материалларны ташып торганнар. Җирлек башлыгы кочегарларның...
-
Полиция хезмәткәрен кимсеткән кукмаралыны 200 сәгатьлек мәҗбүри эш көтә
Кукмарада яшәүче 60 яшьлек Р. исерек көе полиция хезмәткәрен халык алдында ямьсез сүзләр белән кимсеткән. Бу хәл февраль аенда район Башкарма комитетының 2нче бүлмәсендә булган, диелгән прокурор ярдәмчесе Зөлфия Люткова хәбәрендә. Үз вазыйфасын башкарган хезмәткәргә карата кылган җинаяте өчен Р. 200 сәгатьлек мәҗбүри эшләр көтә - җәмәгать суды аңа шундый...
-
Әсән-Елга китапханәсендә Кошлар көне үтте
Әсән-Елга авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен "Исәнмесез, кошкайлар" дигән экологик дәрес үткәрелде. Шулай ук, кошлар көненә багышланган - "Кошлар табигать дуслары" дигән бәйрәм Янил авыл китапханәсендә дә уздырылды. Әлеге чараларда кошлар темасына презентаөияләр күрсәтелде, "Кошлар" дип аталган китап белән таныштыру, викторина, уеннар, КВН оештырылды. Китапханәчеләр хәбәр итүенчә, укучылар кызыксынып...
-
Кукмаралылар киокусинкай каратэ буенча Россия беренчелегендә катнашып кайтты
Балтачта киокусинкай каратэ (кумитэ) буенча Россия беренчелегенә ачык чемпионат узды. Ярышларда Мурманск, Архангельск, Киров, Мәскәү өлкәләреннән, Чувашия, Удмуртия, Татарстан, Марий Эл республикаларыннан 150 кеше катнашты. Биредә Татарстан һәм Кукмара районы данын "Ялкын" яшүсмерләр клубында тәрбияләнүчеләр яклады. Кумитэ дисциплинасында 14-15 яшьлекләр арасында 50 килограммга кадәр авырлык категориясендә Ринас Якупов 1 урынны...
-
Кукмарада кыргый җәнлекләргә 60 мең вакцина тозак итеп куелган
Быел районыбыз ветеринария хезмәткәрләре кешеләргә һәм хайваннарга йога торган вируслы котыру авыруына каршы кыргый җәнлекләргә 60 мең вакцина тозак итеп кую нәтиҗәсендә, әлеге мәкерле авыруны йоктыру очраклары теркәлмәде. Ләкин бу тынычланырга җирлек бирми. Чөнки кыргый җәнлекләр күченеп йөри, район территориясенә чит өлкәләрдән һәм күрше районнардан авыру төлкеләр, кыргый этләр үтеп...